tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә башлады. «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия конкурсы хәзерге вакытта – татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне ачык әйтеп калу мөмкинлеге тудыра торган мәйдан! Елдан-ел бәйгенең даирәсе киңәя, сыйфаты арта, ул милли рухлы язмалар белән байый. Быел, әйтик, конкурска 9 төбәктән 91 эш кабул ителгән. Шуларның 25се 9 номинациядә җиңүчеләр дип табылганc17

«Татар авылларының сакланышын, үсешен, тормышын һәм көнкүрешен яктырту» номинациясендә җиңүчеләр дип Гыймадов Фаил («Туган авылым» радиотапшыруы, «Болгар радиосы», Казан),

Рәзимә Кашапова «Зәй офыклары» газетасы, Зәй) табылды.

 

«Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту» номинациясендә

Лилия Йосыпова(«Ирек мәйданы» газетасы, Казан),

Наилә Гыйбадуллина («Уңыш формуласы» радиотапшыруы, «Болгар радиосы», Казан),

Алсу Җиһаншина («Теләчеинформ», Теләче) бүләкләнде.

 

«Татар милли көрәшен популярлаштыру» номинациясендә

Радик Сабиров («Интертат» электрон газетасы, Казан) һәм

Илшат Гайсаров (Питрәч мәгълүмат үзәге, Питрәч) билгеләп үтелде.

 

«Балалар өчен иң яхшы журналистик материал» номинациясендә

Резедә Нигъмәтуллина («Сөенче» радиотапшыруы, «Болгар радиосы», Казан),

«Әллүки» балалар журналы (Башкортстан),

Фәнзилә Салихова(«Күңелле кыңгырау» телетапшыруы, «Моя Удмуртия» телекомпаниясе) бүләкләнде.

«Милли мәгариф мәсьәләләрен яктырту» номинациясендә

Дания Гайнетдинова («Татарстан» дәүләт радиосы)   һәм Ләйләгөл Минаева (“Әлмәт таңнары” газетасы)  җиңү яулады.

«Татар халкының милли мәсьәләләрен яктыртучы интернет-сәхифә» номинациясендә Фәрит Гибатдинов(Урмай авылы сайты, Чувашия, Комсомол районы) җиңүче дип табылды.

 

«Милли тормышны яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә

«Чишмә»тапшыруы (Ульяновск), c21

«Сөембикә» журналы (Казан),

«Хезмәт даны» (Кукмара) билгеләнде.

 

«Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту» номинациясендә

Ләйсәнә Садретдинова («Татарлар» телетапшыруы, «ТНВ-Планета», Казан),

Миләүшә Низаметдинова («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы),

Рәшит Минһаҗев («Ватаным Татарстан», Казан) иң яхшылар дип табылды.

 

«Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту» номинациясендә

Эльвира Насыйбуллина («Можга» телетапшыруы, Удмуртия),

Зөлфия Галиуллина («Норлат» телерадиокомпаниясе, Норлат),

Бибинур Сабирова(«Хикмәт» газетасы, Төмән),

Виктория Купцова (Казахстан, Семей шәһәр

е), Әгъзам Фәйзрахманов («Мәдәни җомга» газетасы, Казан),

Зөлфирә Мөхәммәдиева («Башваткыч» телетапшыруы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе) җиңү яулады.

c13

Бәйгедә катнашучыларны тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар саулык–сәламәтлек телибез!

Шулай ук, 27 нче февральдә узган тренинг–семинарга да йомгак ясалды җурналистлар үз алларына яңа бурычлар, максатлар куйдылар, эшльгьн эшльрень йомгак ясадылар.

Семинар ахырында белемнәрен күтәрергә килгән журналистларга сертификатлар тапшырылды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*