tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.
Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.

Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.

28 нче февраль көнне, Татарстанның Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә “Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” исемендәге яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулары узды.

Чарада Яшел Үзән хакимияте, ТР Министрлар кабинеты, ТР Предидент Аппараты, ТР Фәннәр Академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстанның 19 районыннан, күрше Чувашия һәм Мари Иле республикаларыннан югары сыйныф укучылары катнашты.

Үз якташлары Югары Шырдан авылында туган Каюм Насыйриның “Һәрбер нәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк” дигән гыйбарәсен өндәмә итеп алып оештыручылар бу җыенны да югары дәрәҗәдә уздыруга ирештеләр.

Ренат Вәлиуллин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*