tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фәндәс Сафиуллинның юбилей һәм яңа китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

Казанда Фәндәс Сафиуллинның юбилей һәм яңа китабын тәкъдим итү кичәсе үтте

22 сентябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә  күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга 80 яшь тулу һәм “За свободу и равноправие” («Азатлык һәм тигез хокук өчен») исемле яңа китабын тәкъдим итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәгә республиканың танылган сәясәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, иҗат әһелләре җыелган иде.

Тәбрикләү өчен беренче булып сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге бу турыда болай дип яза:

– Татарстанда туксанынчы елларда кабул ителгән карарларны Фәндәс Сафиуллиннан башка күз алдына китереп булмый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин сүз башында – Яңа тарихи чорның турыдан-туры шаһиты булган шәхеснең фикерләре, уй-кичерешләре укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм”. Парламент башлыгы Фәндәс Сафиуллинны 80 яшь тулу белән котлап аңа соклануын белдерде. “Сез аны җиң сызганып эшләгән килеш, иҗади планнар белән, яңа китаплар чыгарып каршылыйсыз, – диде ул, юбилярны тәбрикләп.

Фәрит Мөхәммәтшин Фәндәс Сафиулинга “республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен чын күңелдән хезмәт итүнең якты үрнәге булып торасыз” дип бәя бирде.

Хезмәт юлын гади курсанттан башлап, Татарстан Республикасы Югары Советы, аннары Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Фәндәс Сафиуллин Татарстанның яңа тарихында алтын багана булып торган мөһим документларны – Татарстан Республикасы Конституциясен, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәне, “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы законны кабул итүгә актив өлеш кертә.

– Туксанынчы елларда илебез бик авыр хәлдә калды. Кая барырга, нәрсә эшләргә? Шул чорларда Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Марат Мөлеков кебек шәхеләребез үз кыйблабызны табарга ярдәм иттеләр. Республика бүгенге көндә дә шушы адымга таянып эшли. Фәндәс Сафиуллинның ялкынлы чыгышлары әле дә хәтердә. Ул Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация текстын Югары Совет трибунасыннан укып, тарихка кереп калды. Ул чорда кабул ителгән документлар әле дә нигез булып тора”, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы юбилярның бүген дә актив тормыш алып баруын, халыкка үз фикерләрен җиткереп торуын, язмалары аша үзенең тирән белеме һәм бай тәҗрибәсе белән уртаклашуын искәртте. “Сезнең кебек талантлы, көчле шәхесне алга таба да зур казанышлар көтә дип ышанам”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Фәндәс Сафиуллинны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы, Югары Совет депутатлары, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрез исеменнән котлап,  Истәлекле адресны тапшырды һәм күкрәгенә республикабызның дәүләт бүләген, “Фидакарь хезмәт өчен” медален такты.

Фәндәс Сафиуллинның фикердәшләре булган сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре: Разил Вәлиев, Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков, артист Әзһәр Шакиров, язучы Марсель Галиев узган йөзнең 90 елларында алып барылган көрәшне искә төшерделәр, ул чордагы тарихи вакыгаларны яңарттылар, бу вакыт китапларга язылып калырга тиеш дигәнне алга сөрделәр.

Якташлары да Фәндәс аганы бик җылы тәбрикләделәр. Шуларның берсе – кичәнең төп оештыручысы һәм режиссеры Халисә Исмәгыйлева. Аның тырышлыгы белән кичәдәге чыгышлар бик тә затлы концерт чыгышлары белән үрелеп барды. Гөлшат Имамиева, Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Чулпан Әхмәтҗанова, Рустәм Нәсыйбуллин, Фәридә-Алсу дуэты, “Казан нуры” оркестры – чараның чын бизәге булдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*