tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстоннар “пәрәмәч” сүзен бер акцентсыз әйтәләр – Эстония татары Фәүзия Һадиуллина
Эстоннар “пәрәмәч” сүзен бер акцентсыз әйтәләр – Эстония татары Фәүзия Һадиуллина

Эстоннар “пәрәмәч” сүзен бер акцентсыз әйтәләр – Эстония татары Фәүзия Һадиуллина

Эстониядә сентябрь аеннан башлап октябрь уртасына кадәр Милли азчылык көненә багышланган мәдәни программалар чынга ашырыла. 25 сентябрь көнне “Алтын көз” исемле ярминкәдә Эстония татарлары да үз чатырын куйган. Бу хакта Эстония татарлары җәмгыяте әгъзасы Фәүзия Һадиуллина хәбәр итте.

“Таллинда күп милләтләр өчен махсус йорт бар. Кояшлы бик матур көнне шул йорт каршында башка милләтләр белән бергә без дә үзебезнең чатырны куйдык. Биредә безнең милли ризыклар, чигүле тастымалларыбыз куелган иде”, – дип башлады сүзен Фәүзия Һадиуллина.

Шулай ук биредә концерт программасы да булган. “Бездән Рафаэль Шәрәфетдинов татарча “Сөләйман балдагы” дигән җыр белән чыгыш ясады. Ярминкәдә тәкъдим ителгән коллективлардан безнең күргәзмә, милли ризыкларыбыз иң матуры булып чыкты. Биредә чәк-чәк, пәрәмәч, өчпочмак кебек милли татар ризыклары, бал, мәтрүшкәле чәйләр куелды. Шулай итеп, без эстонлыларга чын татар өстәлен күрсәттек”, – диде Фәүзия Һадиуллина.

Эстониядә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятләрен күрсәтүгә йөз тоткан чараларны хөкүмәт зурлап билгеләп үтә. Алар сентябрь аеннан башлап, октябрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәгә килгән коллективлардан күренгәнчә, Эстониядә яшәүче бик куп төрле халыклар яши. “Кичә ярминкә өч сәгать дәвам итте, чыгыш ясаганнар арасында марилар, удмуртлар, чегәннәр, белоруслар, руслар, корея халкы һ.б. булды”, – дип белдерде Фәүзия Һадиуллина.

Гөлбестан Ногманова, җәмгыятьнең рәисе Илзия Әхмәт, Фәүзия Һидиуллина милли ашлар пешерү өчен җаваплы булган. “Милли ризыкларны пешерү чит илдә авыр түгел. Безнең монда хәләл иткә ихтыяҗ юк. Бергә-бергә эшләгәндә һәр эш тә уңа”, – ди Фәүзия Һадиуллина.

Татар милли ризыкларын ярминкәдә бик яратып алганнар да, ашаганнар да. Фәүзия Һадиуллина әйтүенчә, Эстония халкы өчмочмакның да, пәрәмәчнең дә, чәк-чәкнең дә нәрсә икәнен яхшы белә. “Эстония халкы безнең милли ризыкларга өйрәнде һәм бәйрәм булган саен бездән милли ашлар буламы, дип сорап та куялар. Шулай ук пәрәмәч дип сораганда да, эстониялеләр бу сүзләрне бернинди акцентсыз әйтәләр, чөнки безнең охшаш һ, ә, ү, э авазларыбыз бар”, – ди ул.

Хәзерге вакытта Эстония татарлары турында тапшыру төшерелә. Ул әле яңа елда гына экраннарга чыгачак. Тамашачыларга тапшыруда “Алтын көз” ярминкәсен дә күрү мөмкинлеге булачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*