tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көз айларында “Илаһи моң” бәйгесе үтәчәк
Көз айларында “Илаһи моң” бәйгесе үтәчәк

Көз айларында “Илаһи моң” бәйгесе үтәчәк

Октябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы катнашында “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсы оештырыла.

Бәйгегә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. 12-18 октябрьдә катнашучылар мөнәҗәт, бәет, эпос-дастан, дога, зикер әйтүләрен, яки мираска караган әсәрләрне (“Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Кисек баш” һ.б.) сәнгатьле уку, Корьән укуларын видео яки аудиоязма рәвешендә җибәрергә тиеш. Экспертлар комиссиясе сайлап алганнан соң, җиңүчеләр йомгаклау этабына чакырылачак. Ул 14 ноябрьдә Мөселман лидеры мәктәбе ябылу тантанасы белән бергә үтәчәк.

Тулырак мәгълүмат һәм анкетаны түбәндә урнаштырылган нигезләмәдән табып була:

polozhenie-ilah-mon-2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*