tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Канадада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Канадада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Канадада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

26 сентябрьдә Торонто шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Канадада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Канадага эш сәфәре кысаларында үтте.

Канадада татар милли оешмасы дөньяда иң тиз үсеп баручылар арасында. Күптән түгел биредә йөздән артык кеше булса, бүгенге көнгә 700 дән артык кеше оешмада катнаша. Татар милли оешмасы лидерлары фикеренчә, биредә үткәрелә торган Сабантуйларда төрки халыклардан 2-3 мең кеше катнаша.

Татарлар Канадада, АКШ дагы кебек, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң яши башлыйлар. Аксакаллардан Талип Күдекине атап була – ул Кытай татары, 2013 елга кадәр Монреаль татарлары ассоциациясе лидеры була (Квебек провинциясе). 2013 ел декаберендә Казаннан күчеп килгән Зилә Миргалиеваны җитәкче итеп сайлыйлар.

2004 ел гыйнварында Торонтода (Онтарио провинциясе) тагын бер татар оешмасы рәсми рәвештә теркәлә – “Берлек” оешмасы. Аңа Уфадан күчеп килгән Таһир Ганиев нигез салаю 2007 елда берлек рәисе итеп Үзбәкстан татары Мирсылу Арсланова сайлана. Берлекнең күпчелек вәкилләре – яшь, актив егетләр һәм кызлар. Бүгенге көндә “Берлек” оешмасы Канададагы татар оешмаларын берләштерүче үзәк дип санала.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Канадада татар мәдәниятын саклау, берләшеп яшәүләре, милли гореф-гадәтләрне, телне сакалулары өчен рәхмәт белдерде.

“Туган җирегездән ерак булуга карамастан, сез бер-берегезне табып, берләшеп яшисез, – диде ул. – Сезнең илдәге татар милли иҗтимагый оешмалары Татарстан белән һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән нәтиҗәле элемтәдә торуларын билгеләп үтәсем килә. Сезнең милли байлыкларыбызны саклап калуга һәм аны арттыруга керткән өлешегезне без югары бәялибез”.

Ул дөньяда татарларны берләштерүгә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде: “Ана теле” татар телен онлайн өйрәнү системасы, “ТНВ-Планета” телеканалы, “Татар иле” социаль челтәре һәм башкалар.

Җәмәгатьчелек җитәкчеләре, үз чиратларында, Татарстан Президентына игътибары һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев
Фото Фейсбук социаль челтәрендәге Торонто татарлары төркеменнән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*