tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәктә “Уйна, гармун” Халыкара фестивале үтте
Бишкәктә “Уйна, гармун” Халыкара фестивале үтте

Бишкәктә “Уйна, гармун” Халыкара фестивале үтте

Апрель ае ахыры Бишкәктәге музыка сөючеләргә кызыклы һәм матур бәйрәм алып килде. Кыргызстан башкаласында – “Уйна, гармун” Халыкара фестивале үтте.

Мондый фестиваль үткәрү идеясен Бишкәктәге Калый Молдасанов исемендәге Кыргыз милли консерваториясе укытучысы Фәрхәт Вәлиев җирле “Туган тел” оешмасында яңгырата. Милләттәшләр моны шунда ук хуплап күтәреп алалар. Кыргызстан татарларына бу эшне башкарып чыгарырга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмгә килде. Ә инде фестивальнең йомгаклау өлешенә Казаннан БТК БК ның чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм “Казан нуры” халык музыка кораллары оркестры солисты Булат Хисмәтов бардылар.

26 апрельдә Булат Хисмәтов Бишкәктә мастер-класс үткәрде. Ә инде икенче көнгә консерватория залында гала-концерт гөрләп үтте. Аңа Кыргызстан һәм Казахстаннан килгән баянчылар һәм аккордеонистлар катнашты.

Шул ук 27 апрель көнне татар якшәмбе мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәме үтте. Сәнгатьчә шигырь уку бәйгесенә катнашкан һәр балага Ленара Кутеева Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сертификатлары тапшырды.

Татар конгрессы делегациясенең Кыргызстанга сәфәре төрле вакыйгаларга бай булган. Сәфәрнең соңгы көнендә татарстанлылар җирле телевидениедә Кыргызстан президенты игълан иткән халыклар дуслыгы елына багышланган тапшыруда катнашканнар, Һәм Кант шәһәрендә исә әлеге ел кысаларында үткән фестивальне күрү бәхетенә дә ирешкәннәр. Бу чарада каладагы һәр мәдәният сараена бер диаспораны тәкъдим итәргә кирәк булган, соңыннан әлеге презентацияләр арасыннан иң яхшысы сайлап алынган. “Татарларны күрсәткән Андашбек Тойтоев исемендәге мәдәният йорты җиңүче дип табылды”, – дип сөйләде Ленара Кутеева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*