tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин орден белән бүләкләнде
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин орден белән бүләкләнде

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин орден белән бүләкләнде

Рамазан ае башланырга торганда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин III дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.

Бу хакта указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул ук указ нигезендә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, табиблар, укытучылар, парламентарийлар һәм чиновниклар, шулай ук спорт һәм профсоюз эшлеклеләре, башка тармак хезмәткәрләре дә югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

Башкортстан вәкилләреннән бу исемлеккә язучы Флүр Галимов, ул “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды; рәссам Рәшит Хәбиров, “Русиянең атказанган рәссамы” исемен алган, Башкортстан дәүләт медицина университеты лабораторияләре мөдире Руслан Сафиуллин, “Русиянең атказанган табибы” исеменә лаек булган һәм “Башкортстанның нефть-Газопрывпромстрой” тресты оешмасының генеральный директоры Яков Невелев керде.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*