tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак
Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак

28 мартта Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “соло” һәм “ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.

Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68нче йорт адресы буенча кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-1698, 8 987 063-9744, 8 939 736-1461, 8 919 627-5966 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин.

“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 28нче мартта 09:30 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3нче йорт.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*