tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр
Әлмәттә Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

Әлмәттә Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугыш ветераны, Әлмәтнең мактаулы гражданы Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Олуг юбилеен яраткан театрында коллегалары, артистлар, яраткан тамашачысы, дуслары-туганнары белән бәйрәм итәргә теләсә дә, Зәкия апа 99 яше туларга өч көн кала бакыйлыкка күчте…

Аның исеме Әлмәт театры, шәһәр тарихында алтын хәрефләр белән язылган. «Легенда, терәк, остаз» — искә алу кичәсенең исемен тагын дәвам итәргә була: театр бренды, язучы, солдат. Беренче чиратта, әлбәттә, нәфис хатын-кыз, ана. Зәкия апаның туган көне декабрьдә булса да, театр шуңа да чараны 8 Март бәйрәме алдыннан уздырды. Быел елы да тарихи — ТАССР төзелүнең 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Зәкия апаның икесендә дә өлеше зур.

Әлмәттә театр барлыкка килгән елларда ул яу кырында Ватан өчен көрәшә. Үз теләге белән фронтка киткән батыр йөрәкле кыз — шәфкать туташы Берлинга кадәр җитә, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша.

1951 елда нефтьчеләр каласына килеп, хыялындагы теләген, ниһаять, чынга ашыра — театрда Зәкия чоры башлана: 100 дән артык образ тудыра, режиссер буларак 40 тан артык спектакль сәхнәләштерә ул.

Олуг шәхеснең тормышын бу көнне төрле буын тамашачысы игътибарына актерлар кабат яңартты. «Банкрот» «Эх, Уфа кызлары», «Безнең авыл кызлары», «Тиле яшьлек», «Чаткылар»ны сәнгать сөюче әлмәтлеләр рәхәтләнеп тамаша кылды.

Гөлназ Гыйззәтуллина

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*