tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасста татар поэзиясе кичәсе узды
Кузбасста татар поэзиясе кичәсе узды

Кузбасста татар поэзиясе кичәсе узды

Прокопьевскта, шәһәрнең Татар мәдәнияте үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иттеләр.

Бәйрәмне татар сыйныфы укучылары ачып җибәрде. Алар шагыйрьнең биографиясен сөйләде, шигырьләрен сөйләде, шагыйрь шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Татар-башкорт диаспорасы вәкилләре Габдулла Тукайга багышланган персональ энциклопедия чыгарылу турындагы мәгълүмат белән танышты. Аның өстендә эш 20 елдан артык дәвам итте һәм 2016 елда тәмамланды.Ул эштә Татарстаннан гына түгел, Мари Эл, Чувашия, Башкортстаннан да авторлар – барлыгы 135 кеше катнашты.

Кичәдә “Агымсу”, “Ләйсән” вокаль ансамбльләре чыгыш ясады. Бәйрәм татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел”не башкару белән тәмамланды. Аннары татар милли ризыклары белән чәй эчү булды.

http://kuzbass85.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*