tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта “Мин – татармын” конкурсы катнашучылары бүләкләнде
Мамадышта “Мин – татармын” конкурсы катнашучылары бүләкләнде

Мамадышта “Мин – татармын” конкурсы катнашучылары бүләкләнде

Халыкара туган тел көненә багышлап, “ТАТМЕДИА”ның “Мамадыш-информ” филиалы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе мәктәп укучылары арасында “Мин – татармын” дигән иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә 5-11нче сыйныфларда укучы балалар катнашты.

Конкурсның максаты булып телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау, катнашучылар арасында иҗади сәләтлеләрне ачыклау торды. Бәйгегә ирекле тамага язылган шигырь, хикәя яки әкиятләр кабул ителде. Аларның иң яхшылары “Нократ“ газетасында басылып чыкты.

Фирая Мингалиева

mamadysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*