tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды
Төмәндә “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Төмәндә “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды

14 август көнне, Төмән өлкәсенең туган көнендә, И.Я.Словцов исемендәге музей комплексында “Бәйрәм: ядкарьләр һәм традицияләр” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмә Корбан Гаетенә, күп гасырлык тарихы булган төньякта яшәүче мөселманнар – себер татарларына һәм Идел буе татарларына багышлана.

– Төмән өлкәсе – табигый байлыкларга гына түгел, көнкүреш мәдәнияте хәзинә сандыгы да. Көнбатыш Себер традицияләре, гореф-гадәтләре төрле булган 150 халыкның тору урынына әйләнгән. Безнең бурыч – күпмилләтле колоритны киләсе буыннарга саклап тапшыру , – дип билгеләп үтте Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексанр Моор.

Күргәзмә проекты 4 локациядә тәкъдим ителгән. Биредә картиналар, хатын-кыз бизәнү әйберләре, татар йорты күренеше, аш-су, көнкүреш кирәк-яраклары, гарәп кофе сервизлары урын алган.

Күргәзмәнең үзәк экспонаты – Мөхәммәт Пәйгамбәрнең чәче. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков билгеләп узганча, мондый экспонат тагын Татарстанда, Башкортстанда һәм Кавказда гына бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*