tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыены  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Проект
4нче апрель, 2018нче ел
Казан шәһәре

Агымдагы елның 3нче-4нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә ТАССРның 100-еллыгына әзерлек кысаларында танылган галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” ярдәмендә  оештырылган II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар әлеге чара Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә тарихи-мәдәни мирасны алга таба да камил өйрәнү, саклап калу һәм файдалану ягыннан  әһәмиятле вакыйга булып тора дип билгеләп үтә. Катнашучылар, шулай ук археологик тикшеренүләрне, эпиграфик һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләрне, архив һәм фольклор материалларын, торак пунктлар тарихларын,  күренекле якташлар эшчәнлеген, музей һәм тарихи-төбәк тарихын өйрәнүчеләр хезмәтенең үсешен алга таба да дәвам итү кирәклеген ассызыклый.

Әлеге форумның максаты танылган галим һәм белгечләрнең, төбәкчеләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең, шулай ук  хакимият органнары вәкилләренең, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм барлык кызыксынган даирәләрнең гамәли эшчәнлеген берләштерү булып тора.

Әлеге җыенның максаты: табигый-географик, архитектура-сәнәгать һәм татар халкының тарихи-мәдәни мирасын куллану, өйрәнү һәм  саклау, шулай ук Татарстанның һәм Идел-Урал,  Себер, Кырым һәм башка Евразия территориясендә урнашкан татар авылларының, барлык торак пунктларының тарихын язу, татар авылларының үсеш перспективаларын билгеләүдә, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, шулай ук барлык татар милләте вәкилләрен берләштерү,  милли үзаңны тәрбияләү.

Форум эшендә Татарстан Республиканың  барлык районнары һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән  374  вәкил катнашты.

Җыен барышында фәнни, төбәк тарихын өйрәнүче, педагогик һәм дини җәмәгатьчелек, дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узган пленар утырыш һәм түгәрәк өстәлдә 60тан артык чыгыш тыңланды һәм фикер алышынды.

Төбәк тарихын өйрәнүгә, милли тарихка һәм татар мәдәниятенә һәм узган чордагы башка халыкларга фәнни кызыксынуның артуы XIX-XX гасыр чигендә генә барлыкка килә. 1923нче елда Татарстан АССРның Академия үзәге базасында Мәгариф халык комиссариаты каршында “Татароведение җәмгыяте” төзелә. Әмма алга таба 1930нчы  елларның мәгълүм вакыйгалары нәтиҗәсендә төбәк тарихын өйрәнүнең үсеше туктап калган.

1960нчы-1970нче елларда, аннан соң XXI гасыр башында югары уку йортлары һәм академик үзәкләр базасында төбәкчеләр берләшмәләрен булдыру  өчен шартлар барлыкка килде.  Соңгы берничә елда Татарстанда һәм Евразия киңлекләрендәге татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте актив рәвештә үсә башлады. Галимнәр, төбәкчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре  җирле хакимият һәм иганәчеләр ярдәмендә тикшеренү эшләре үткәрәләр, фәнни әйләнешкә архив һәм музей материалларын кертәләр, төбәкләр һәм торак пунктлар тарихлары мәсьәләләре буенча конференцияләр үткәрәләр, фәнни һәм популяр төбәк тарихын өйрәнү буенча басмалар, шулай ук туган як тарихы буенча уку әсбаплары нәшер итәләр. Авыл мәктәпләрендә һәм районнарда яңа төбәк тарихына нигезләнеп музейлар ачыла, истәлекле даталар һәм якташлар хәтерен мәңгеләштерү максатыннан истәлекле такталар куела, җирле тарих буенча фильмнар һәм тапшырулар төшерелә.

Болар барысы да акрынлап Татарстанда, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә галимнәрне һәм төбәк тарихын сөючеләрне төбәкчеләр җәмгыятенә һәм клубларга берләштерүгә китерде. Бу процесска фән, педагогика, музей һәм дини җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы актив рәвештә ярдәм итте.

Казанда, Уфада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә төбәк конференцияләре һәм корылтайлары үткәрелде. Нәтиҗәдә “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзелде. Рәсми рәвештә бу мәсьәләне хәл итү Казанда 2017нче елның 24нче-25нче март көннәрендә I корылтай барышында рәсмиләштерелде. Бүгенге җыен исә II Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булып тора. Җыен башлангычында “ТРның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешмасының Уставы рәсми рәвештә теркәлде (рәисе – А. А. Борһанов), квартал саен чыга торган “Туган җир”/ “Родной край” төбәкчеләр журналы теркәлде һәм нәшер ителде (мөхәррире -Д. М. Исхаков). “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр” җәмгыятенең уставын теркәү буенча да эш алып барыла (җаваплы Р.Р. Гыйльметдинов).

Татар авыллары тарихын язу кысаларында, Татарстанда һәм РФнең башка төбәкләрендә милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең һәм рухи мәдәниятнең  перспективалы юнәлешләрен үстерүгә ярдәм итү максатыннан,                             II Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар пленар утырыш һәм түгәрәк өстәл барышында әйтелгән төп фикерләргә таянып, түбәндәгеләрне тәкъдим итәләр:

  1. Татарстан Республикасында төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте үсешенең оештыру этабын тәмамланган дип санарга. “Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төбәк оешмасының Уставын теркәүне хупларга.
    • Структурадагы реаль үзгәрешләрне исәпкә алып Татарстан Республикасының Региональ татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы составына үзгәрешләр кертергә һәм республика шәһәрләрендә һәм  районнарында яңа төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлекләрен оештыру буенча эшне дәвам итәргә.
  2. Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасының Уставын теркәү буенча хәзерлек эшен төгәлләргә һәм аның төбәк бүлекчәләренең эшчәнлеген рәсмиләштерү буенча эшчәнлекне арттырырга.
  3. Татарстанның һәм Россия Федерациясе татар авылларының күптомлы тарихын нәшер итү тәкъдиме белән ТР Фәннәр Академиясенә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә.
  4. Татар авыллары тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче төбәкчеләр эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан махсус фонд төзүне планлаштырырга.
  5. Татарстан Республикасы Төбәк татар тарихын өйрәнүчеләр оешмасының 2019нчы -2024нче елларга эшчәнлек программасын кабул итәргә.
  6. “Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”нең рәсми сайтын булдырырга һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайтына төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшчәнлеге буенча материалларны даими урнаштырып бару эшен дәвам итәргә.
  7. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр структуралары һәм фәнни үзәкләр, югары уку йортлары, музейлар, архивлар, мәктәпләр, техникумнар, иҗтимагый оешмалар, хәйрия һәм дәүләт фондлары белән уртак эшчәнлек алып бару буенча хезмәттәшлекне җайга салырга.
  8. Татар һәм рус телләрендә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең тапшыруын булдыру тәкъдиме белән “Яңа гасыр” ТРК җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә.
  9. Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең ел саен Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрен уздыру тәкъдиме белән ТР хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә, ТР Фәннәр Академиясенә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә.
  10. Татар торак пунктлары һәм төбәкләрдәге татар халкының тарихы буенча мәгълүматларны фундаменталь рәвештә өйрәнү һәм киң җәелдерү максатыннан ТР районнары, РФ төбәкләрендәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм оешмалары җитәкчелегенә төбәкара һәм Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләр үткәрүне гамәлгә кертүне тәкъдим итәргә.
  11. Табигый-географик һәм тарихи-мәдәни объектларны, югалган авыллар белән беррәттән торак пунктлар тарихын, күренекле якташлар тормышы һәм эшчәнлеген,  шулай ук төбәк һәм халыкара туризмны үстерү, яшьләрне  туган якка мәхәббәт рухында тәрбияләү буенча тарихи урын һәм һәйкәлләрне файдалану өчен уртак эшчәнлек максатыннан барлык көчләрне  берләштерергә.
  12. Форумда катнашучылар әлеге җыенны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив эшчәнлекләре өчен Оештыру комитеты әгъзаларына, җитәкчелеккә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә, шулай ук форумда катнашучыларга – галимнәргә, төбәкчеләргә, җәмәгать эшлеклеләренә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм дәүләт структураларына, чыгыш ясаучыларга, күргәзмәләр, семинарлар, презентацияләр һәм мәдәни программалар оештыручыларга рәхмәтен җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*