tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган чаралар башланып китә
тинчурин ис. театр
тинчурин ис. театр

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган чаралар башланып китә

15 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а) драматург Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылачак. Бу хакта К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр.

1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела Архангел зиратында куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар. Чарада ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашыр, дип көтелә.

15 сентябрь көнне 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында Кәрим Тинчуринга бюст ачу тантанасы була. Бюстның авторы – скульптор, рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов.

Тинчурин театрының яңа сезоны нәкъ менә Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачылачак. 15 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә сәхнәдә бөек драматургның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы була. Бөтен труппа диярлек җәлеп ителгән әлеге саллы спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела һәм республика сәнгатендә зур вакыйга булыр дип көтелә. Әлеге чараларда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашыр дип планлаштырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*