tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 16-19 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза
16-19 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза

16-19 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уза

16-19 август көннәрендә Мәскәүдә елдагыча Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара 16 августта җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗат кичәсе белән башлана. Иҗат кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, ТР халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, «Алтын битлек» фестиваленең махсус бүләк иясе Илһам Вәлиев һәм татар эстрадасының башка җырчылары катнашуы көтелә.

17 августта Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты була.

Тантаналы кичәгә РФ Президенты администрациясе, РФ һәм Мәскәү Хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар, чит илләрнең дипломатик корпусы вәкилләре, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдә оештырылган «Татарстан якташлык җәмгыяте» әгъзалары чакырылган.

18 августта Мәскәү татар мәдәни үзәгендә «Нәҗибә» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсановага багышланган. Чарада Г.Камал театры актерлары катнаша.

19 августта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ярдәмендә, шулай ук Мәскәү меценатлары акчасына төшерелгән, татар халкының мәшһүр шәхесләренә багышланган алты фильм күрсәтеләчәк.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ТР Хөкүмәте, Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*