tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2017 елдагы Абдулла Алиш премиясе лауреаты билгеле
2017  елдагы   Абдулла  Алиш    премиясе лауреаты билгеле

2017 елдагы Абдулла Алиш премиясе лауреаты билгеле

Танылган татар язучысы Абдулла Алиш исемендәге республика премиясенең яңа лауреаты билгеле булды. Бу хакта язучының туган авылы Көектә узган Алиш бәйрәмендә хәбәр иттеләр. Ел саен уздырыла торган бу әдәби бәйрәмдә мәртәбәле бүләккә лаек булган язучылар, шактый вакыт тарих шәүләсе артында булган әдипнең туганнары катнашты.

Дөрестән дә, бу якларда  Алишевлар заманының укымышлы һәм алдынгы карашлы укытучылары, журналистлар.  Абдулланың бертуган Закирә апасының улы, бик күп иҗади премияләр лауреаты, танылган журналист Азат ага Сөнкишев шуларның берсе.

Абделбарый абый белән  Газизә  апа гаиләсендә Абдулла бик көтелгән бала була. Чөнки ул гаиләдә дүрт кыздан соң туган беренче малай. Ә ул чакта ир бала туу гаиләгә  өстәмә җир кишәрлеге бирә, димәк  икмәкле итә. Шуңа күрә  дә нәни Абдулланы, кем әйтмешли, җил-яңгыр да тидермичә үстерәләр. Алишевлар Көек авылында  зур һәм тирән тамырлы нәсел  була. Ул чакта аларның һәр гаиләсендә дә диярлек 9-10 бала үсә. Авыл китапханәсе мөдире Нурия Мингалиева- “ Әле хәзер дә туганнары табылып тора, шәҗәрәләре елдан-ел зурая бара”, ди.

Моннан биш ел  элек китапханәдә данлыклы авылдашлары Абдулла Алишка багышланган экспозиция дә булдырганнар. Алиш бәйрәменә кайтучы Казан язучылары да анда булып, гомере 36 яшендә фашист төрмәсендә өзелгән каләмдәшләре турында яңа мәгълүматлар таба алганнардыр. Алар бу көнне авыл  зиратына барып Алишның әтисе һәм туганнары күмелгән каберләрне дә зиярат кылдылар.

Язучының иҗатын киң катлам укучыларга җиткерү һәм аның исемен мәңгеләштерү эшен моннан 22 ел элек шагыйрь Роберт Миннуллин белән районның бүгенге җитәкчесе Камил Нугаев башлап  җибәрә.

Бәйрәмдә Татарстан язучыларының елга бер тапкыр бирелә торган  Абдулла Алиш премиясе лауреатын да игълан иттеләр. Конкурска тәкъдим ителгән сигез кандидатурадан Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, яшь язучы Ленар Шәех иң лаеклысы дип табылган.  Шулай итеп, татар әдәбияты елъязмасында үзенең лаеклы урынын тапкан Абдулла Алишның чираттагы туган көне дә тарих битенә керде.

 

Рамис Сафин,   Татарстанның Спасс районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*