tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында “Түгәрәк уен”
Балалар бакчасында “Түгәрәк уен”

Балалар бакчасында “Түгәрәк уен”

“Ак калфак” оешмасы белән берлектә 107 нче балалар бакчасында “Түгәрәк уен” фестивале узды. Бу чарада 30 га якын Удмуртия районнарыннан педагоглар, “Ак калфак” әгъзалары, журналистлар катнашты. “Түгәрәк уен” га кунакка удмуртлар, марилар, рус күршеләре килде. Алар  буш кул белән түгел, ә үзләренең милли ашларын һәм халык уеннарын алып килгән иделәр. Балалар бик тырышып, оста итеп удмурт, мари халык биюләрен күрсәттеләр, милли түгәрәк уеннар белән таныштылар. Кечкенәләр төркеме агач кашыкларда уйнап, кунакларны шаккатырды.

Хатын-кыз  педагогларыбызга мастер-класс күрсәтелде. Алар татар халкының  “Чәбәк-чәбәк”, “Пешмәгән” уеннарын өйрәнделәр.

“Түгәрәк уен” фестивале беренче тапкыр гына оештырыла. Бу чараның максаты да балаларны Удмуртия республикасында яшәүче халыкларның (татар, рус, удмурт, мари) уеннары белән таныштыру, аларда халыкларга карата ихтирамлылык, хөрмәт, ярдәмчеллек  хисләрен тәрбияләу иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*