tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда районында V “Ягъфәров укулары” узды
Барда районында V “Ягъфәров укулары” узды

Барда районында V “Ягъфәров укулары” узды

1-2 апрель көннәрендә Пермь краеның Барда районында V “Ягъфәров укулары” үткәрелде. Бу чара фольклорчы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, журналист Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның тормыш юлын, иҗатын барлауга юнәлдерелгән иде.

Беренче көнне, Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе, тормыш иптәше Әкълимә ханым, улы Илдар, бертуганнары, дуслары Рәшитнең каберенә чәчәкләр салдылар. Аның якты истәлегенә багышлап имам-хатыйб Рафик хәзрәт (Акманаев Рафикъ Фатыйх улы – Г. Тукайның бишенче буыны вәкиле) Коръән аятьләре укыды.

Шул ук көнне Рәшитнең туган ягында – Күчтәнти авылында, искә алу, юбилей кичәсе оештырылды. Бу юбилей кичәсе фольклорчы галим Рәшитнең дәвамчылары барлыгын, яшәвен һәм яшәячәген исбатлаган кичә булды. Күчтәнти мәктәбе укытучысы Әлфия Хәниф кызы Таразова кичәне югары дәрәҗәдә оештырган иде.

Икенче көнне район үзәге мәдәният йортында Пермь крае татарлары яшәгән тугыз районнан фольклор коллективлары фольклор-конкурска җыелдылар. Лысьва шәһәреннән “Бәхет”, Березовка районыннан “Асыльяр”, Кунгур районыннан “Тахир-Зөхрә”, Барда районыннан, Суксун, Чернушка, Уинский, Оса һәм Чайковский шәһәрләреннән коллективлар чыгыш ясады. Кичәдә шулай ук Рәшит Ягъфәровның классташлары чыгышы бәйрәмгә үзгә ямь бирде. Чарада 200дән артык катнашучы булды.

Фестиваль-конкурс зур концерт белән тәмамланды.

Фестиваль-конкурста мәртәбәле жюри эшләде. Жюри рәисе Мәсгут ага Имашев, ә вәкилләре Гөлзада Сафиуллина – Татарстанның халык артисткасы, Азат Анас улы Зарипов – Казан мәдәният институты доценты, Илсияр Иксанова – “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире, шагыйрә, Гөлсинә Габдрахман кызы Хамидуллина Татарстан республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән, Идият Әширов – Татарстан язучылар союзы әгъзасы, Җәүһәрия Габдулхакова, җирле радио һәм телевидение директоры.

V “Ягъфәров укуларының” резолюциясе кабул ителде. Анда 2019 елда VI Ягъфәров укуларын регионара чара итеп үткәрү тәкъдим ителде.

Эльмарт Уразов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*