tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан язучылары татар әдипләре белән бергә изгелек эстафетасына чыкты
Башкортстан язучылары татар әдипләре белән бергә изгелек эстафетасына чыкты

Башкортстан язучылары татар әдипләре белән бергә изгелек эстафетасына чыкты

Башкортстан Язучылары берлеге игълан иткән “Рамазан – изгелек эстафетасы” мәрхәмәтлелек акциясенә Уфадагы татар әдипләре дә кушылды.

Әлеге чараның төп максаты – яшь каләм әһелләренең Рамазан аенда өлкән әдипләргә, аларның тормыш-көнкүрешенә игътибарын җәлеп итү, алар белән аралашу, төрлечә ярдәм күрсәтү, яңа буында олы яшьтәгеләргә карата хөрмәт-ихтирам тойгысы тәрбияләү.Акцияне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев башлап җибәргән иде. Ул танылган журналист һәм язучы, бик күп премияләр лауреаты Мансаф Гыйләҗевның хәлен белешеп чыгып, бүләкләр тапшырып, эстафетаны республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнановага тапшырды. Шулай итеп, әлеге көнгә кадәр яшьрәк язучылар өлкән каләмдәшләренә карата мәрхәмәтлелек акциясен дәвам итеп киләләр.

Әлеге чарага Башкортстанда яшәүче татар әдипләре дә кушылды. “Рамазан – изгелек эстафетасы” акциясе кысаларында популяр җырлары белән татар-башкорт дөньясында киң танылган шагыйрь Әсхәр Кәшфуллин янында “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Рәзилә Низамова белән Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина кунакта булды. Әсхәр Кәшфулла улына күчтәнәчләр тапшырып, әдәбият-мәдәният яңалыкларын сөйләп кайтты алар. Шагыйрь мондый хөрмәткә ихлас шатланды, каләмдәшләренә зур рәхмәтләр әйтеп, барчабызга сәламәтлек теләп калды. Изгелек эстафетасын Уфадагы янә бер татар язучысы, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова кабул итеп алды.

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*