tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның татар шагыйрәләре Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән очраштылар
Башкортстанның татар шагыйрәләре Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән очраштылар

Башкортстанның татар шагыйрәләре Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән очраштылар

Бүген, 2 октябрь көнне, Башкортстан Республикасында яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр. Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылган сәяхәт программасы кысаларында милләттәшләребез Л.Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Шулай ук шагыйрәләр “Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән дә очраштылар.

Иртәгә, 3 октябрь көнне,  шагыйрәләр Татарстан-Яңа гасыр телевидениясенең “Манзара” тапшыруында, “Болгар” радиосының “Татар мәйданы” тапшыруында катнашачаклар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге белән  очрашачаклар. Ә инде, 18 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә тугандаш республиканың талантлы хатын-кызларының иҗатын халыкка күрсәтү максатыннан ”Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дип исемләнгән зур концерт узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*