tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баянчы Рөстәм Вәлиев вафат
Баянчы Рөстәм Вәлиев вафат

Баянчы Рөстәм Вәлиев вафат

5 март кичендә Казанда билгеле гармунчы Рөстәм Вәлиев вафат булды. Виртуоз музыкантның үлеме турында хәбәр беренче булып интернетта таралды. Татарлар һәм аны белгән тамашачылар Вәлиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Рөстәм Вәлиев бу көннәрдә Казанда гаиләсе белән булган, иптәше 5 мартта сәфәрдән кайткан. Өйдәгеләр гармунчының хәленә артык игътибар бирми, чөнки начар булырлык сәбәп күренми. Тик алай да кан басымы уйный торган булган, йөрәге вакыт-вакыт авырткалаy. Кичкә таба Рөстәм Вәлиев ятып алырга була һәм шул килеш җан бирә. Табиблар чакырту да ярдәм итми. Казанның Совет районы Глушко урамындагы фатирда алар тормыш иптше, улы Ислам белән яши иде. Кызлары – Мәскәүдә.

Татарстанның халык артисты, билгеле баянчы Рөстәм Вәлиев кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде, ди аны белүче иҗатташ дуслары. Аңа әле 52 генә яшь иде. Ул 1961 елның 27 октябрендә туган. Вконтакте челтәрендә улы Ислам ярдәмендә үз битен дә булдырды.

2011 елның ноябрендә танылган гармунчы 50 яшен билгеләде. Филармония концертлар залына гармунчыны тәбрикләргә аның дуслары, туганнары – йөзләрчә кеше җыелды. Юбилей уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул заманында Илһам Шакиров белән концертлар куеп йөргәндә татар гармунының абруен күтәрүне үзенә максат итеп куйганы турында сөйләгән иде.

Рөстәм Исхакый, “Азатлык” радиосы

Один комментарий

  1. Очень жаль человека… Пусть Земля пудет ему пухом…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*