tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Әлки районы вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды
Бөтендөнья татар конгрессы Әлки районы вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Әлки районы вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды

12 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Әлки муниципаль районының совет утырышында катнашты. Районның эчке мәсьәләләре буенча чыгышлар һәм хисаплар ясалганнан соң, Әлки районына Конгресс исеменнән татар авыллары эшмәкәрләрен кабул иткән өчен рәхмәт белдерелде һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2 март көнне Әлки районы VII бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында чарага Россиянеянең төрле төбәкләреннән җыелган катнашучыларны кабул итте.  Делегатлар өч төркемгә бүленеп, районның горурлыгы булган өч хуҗалыкны карады, аларда эш алып бару тәҗрибәсе белән танышты. Бер-бер артлы алар районның Татар Мулласы авылында Рамил Гыйматдинов, Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновлар һәм Татар Әхмәте авылында Фәнис Бакиров хуҗалыкларында булды.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Әлки районы җитәкчелегенә эшмәкәрләр җыены делегатларын югары дәрәҗәдә кабул иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, нәтиҗәләр ясады. Әлки районы башлыгы Александр Никошинга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән рәхмәт сүзләре яңгыратылды.

Йомгак ясап, Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлаховка, Чуаш кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетовага, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинга, Әлки районы Советының оештыру бүлеге мөдире Лия Мәрдегалләмовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*