tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башлана
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башлана

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башлана

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларны кабул итә. Быел бу чара юбилейлы унынчы тапкыр үткәрелә. Иртәнге 7дән башлап, “Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләрне теркәү башланды. Хәзерге вакытка Башкортстан, Мордовия, Коми Республикасы, Саратов, Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Ярославль, Новосибирск, Омск, Томск, Кемерово, Әстерхан, Свердловск, Ростов өлкәләреннән 500гә якын делегат килеп җитте.

Барлыгы форумга 70 төбәктән 1200 дин әһеле чакырылган. Форумда катнашучылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Өч көн дәвамында делегатлар төрле темаларга фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак, бер төркем чараларда катнашачак.

Бүген төштән соң дин әһелләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителәчәк. Аннары делегатлар дискуссия мәйданчыкларына бүленеп түбәндәге темаларга фикерләшәчәк:

  1. Мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре
  2. Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы
  3. Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу
  4. Халыкның көндәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны

Кичен исә кунакларга “Уникс” концерт залында «Халкыбыз җәүһәрләре» – Татарстан сәнгать осталары концерты күрсәтеләчәк.

Форумның икенче көнендә төп чара – Пленар утырыш узачак. Аның беренче өлеше  “Kazan Expo”  Халыкара күргәзмә  үзәгендә узачак. Биредә халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар, китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк. Төштән соң пленар утырышның дәвамы “Уникс” концертлар залында булачак.

15 июньдә делегатларның «Изге Болгар җыены»нда катнашуы планлаштырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*