tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе “Ак калфагы” – нагайбак сабан туенда
Чиләбе өлкәсе “Ак калфагы” – нагайбак сабан туенда

Чиләбе өлкәсе “Ак калфагы” – нагайбак сабан туенда

Нагайбак даласы безне – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы һәм аның “Ак калфак” исемле бүлекчәсенең мондагы Сабан туена килгән әгъзаларын – яшел яланнары, бормалы елгалары һәм кунакчыл кояшы белән каршы алды.

Тарихи тамырлары белән керәшен татарлары булып, безнең белән саф татарча аңлашсалар да, нагайбаклар үзләрен, горурлык белән: “Без нагайбак халкы,” – дип атыйлар. Һәрхәлдә, Чиләбе өлкәсенең көньягында җәелеп яткан Нагайбак районында киң күңелле, юмарт җанлы, җылы мөнәсәбәтле кардәшләребез көн күрә. Район сабан туе да ел саен монда, Фершампенуаз авылы кырыенда, гүзәл Гөмбә (“Гумбейка” дип языла географик карталарда) елгасы буе болынында, авыллардан һәм күрше районнардан меңнәрчә кеше җыеп, тирә-якны шаулатып уза.

DSCN2442 - копияТатар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасының монда бу килүенең максаты – кунак булу гына түгел иде. Бу юлы “Ак калфак”лылар тарафыннан сабан туе яланында зур итеп татар хатын-кызларының кул һөнәрләре буенча “мастер-класс” үткәрелде. Милләтебезнең кием атрибутикалары булган изү һәм калфак эшләүнең серләренә төшенергә теләүчеләр гаять күп булып чыкты нагайбак җирендә. “Ак калфак”лылар татар милли орнаменты тарихы, татар хатын-кыз киемнәренең аерым нечкәлекләре турында тирән һәм җентекле мәгълүмат белән чыгыш ясадылар. Иң беренче чиратта бу мастер-класста “Татар кызы-2015” Бөтенрусия конкурсында катнашучы ике дистәгә якын кызларыбыз мавыгып эшләде. Аларга үзләренең тышкы кыяфәтен, сурәтен, матурлыгын үз куллары белән формалаштырырга мөмкинлек булды. Орнаментны матур баулар, тасмалар белән бизәү ысуллары кызларга аеруча ошады.

Сабан туе азагында аларны үзләре ясаган чигелгән калфаклардан, энҗе-мәрҗән, төсле ташлар белән бизәлгән изүләрдән күрү үзе бер гүзәл күренеш иде.

Чиләбе өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының бу чарасы – моңа кадәр Чиләбедә, Еманжелинскида, Копейскидә быел узган шундый мастер-классларның дәвамы булды. Алдагы шундый очрашулар Миәс, Магнитогорски, Троицк, Златоуст калаларында, Коншак, Арслан, Үзбәгәрәк авылларында һәм башка төбәкләрдә дә узачак.

Люция  САБИРОВА, Чиләбе өлкәсе татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*