tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Березовский шәһәрендә Сабантуй июльнең беренче шимбәсендә үтәчәк
Березовский шәһәрендә Сабантуй июльнең беренче шимбәсендә үтәчәк

Березовский шәһәрендә Сабантуй июльнең беренче шимбәсендә үтәчәк

Кемерово өлкәсе Березовский шәһәрендә Сабан туе 4 июльдә чаңгы базасы стадионында үтәчәк. Быелгы бәйрәм шәһәрнең төзелүенең 50 еллыгына багышланган.

Сабан туен “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге Березовский шәһәре хакимияте һәм мәдәният идарәсе белән берлектә үткәрә. Оештыру эшләренә Александр Бессмертных исемендәге балалар спорт мәктәбе дә актив катнаша.

Бәйрәм программасында – традицион бәйгеләр һәм ярышлар, көрәш, төрле спорт уеннары, Татарстаннан, Новосибирскидан, Кемеровадан килгән һәм җирле үзешчәннәр катнашуында концерт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*