Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров бүгеннән яңа вазыйфага күчә. Ул Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта коллективка Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде. ” Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде,”- дип белдерде Милли Шура рәисе.
Ринат Зиннур улы Закиров Киңәшче булып кала.
Белешмә өчен:
Данис Фәнис улы Шакиров
1988 елның 15 октябрендә Татарстан республикасының Менделеевск шәһәрендә туган.
Белеме
- 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Филология» белгечлеге буенча укып, «кызыл» диплом белән тәмамлый.
- Филология фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге
2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында әйдәп баручы референт, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә.
2015 елның 1 нче июненнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
Бүләкләре
«Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.