tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән очрашу уздыра
«Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән  очрашу уздыра

«Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән очрашу уздыра

2016 нчы елның 28 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында  «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән  очрашу уздыра.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев – шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика премиясе Һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Күп санлы китаплар авторы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган шигъри музыкаль кичәдә әдәби подиум тәкъдим ителәчәк, танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Рамил Миндияр һәм яшь башкаручылар чыгышы булачак, шулай ук театр артистлары, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Разил Вәлиевның китаплары, дискларыннан торган күргәзмә-сату да оештырыла. Шагыйрьдән китапларга култамгасын алу мөмкинлеге дә булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*