tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый
Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый

Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте 1 июльдән Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләр атнаның һәр шимбәсендә  Казанның  «Әниләр» мәчетендә, якшәмбе көннәрендә «Галиев» мәчетендә  узачак. Хаҗ кылырга баручылар өчен әзерлек дәресләре өйлә намазыннан соң 12.30 да башланачак һәм 1 августка кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак.

Дәресләрдә Хаҗның әһәмияте һәм төрләре, Хаҗ һәм Гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-ат өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак Хаҗиларга хаҗның ничек башкарылуы, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*