tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә – “Тукай юлы”
Әтнәдә – “Тукай юлы”

Әтнәдә – “Тукай юлы”

Бу манзараны күрүчеләр гаҗәпкә калганнардыр. Ни дисәң дә, сәпидкә атлданып йөрүчеләр болай да сирәк, ә монда тиешле формадан, спорт сәпитләрендә җилдерүчеләрне күрү бик кызык тоелгандыр.

Республиканың эшмәкәрләре әнә шундый 10нчы юбилей веломарафонына чыкканнар – юллары безнең Әтнә аша да уза. Әлеге веломарафон Казанда старт алып, Әтнә, Кырлай, Хөтнә аша Арчага барып туктый. Старт Казанның 1000 еллыгы исеменедәге мәйданда бирелгән. 25 километр юл узгач, Каймарда, аннан Шуманда ял итеп алганнар. Кичә 18.00 тирәсендә Олы Әтнәгә килеп җиттеләр. Аларны район хакимияте тантаналы төстә каршы алды. Моны күргәч, сәпиткә атланган, бит-куллары шактый туңып, авызлары бөрешкән эшмәкәрләр елмаеп ук җибәрделәр. Шәкәнәч белән Комыргуҗадан килүче юл чатында веломарафонга әтнәлеләр дә кушылып, колонна шактый ишлегә әйләнде. Колоннаны ЮХИДИ автомобиленнән тыш, тагын берничә автобус һәм автомобиль озата барды. Велотурның бу көнгесе техникумның тулай торагы янына кадәр дәвам итте.

Әтнәдә эшлекле кичке аш, эшмәкәрләр белән очрашудан соң веломарафон Арчага юл тота. Ә биредә сүз төбәктәге эшмәкәрлекне үстерү турында барды.

http://atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*