tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр – «Җырлыйк әле»дә
Безнекеләр – «Җырлыйк әле»дә

Безнекеләр – «Җырлыйк әле»дә

Ульяновск өлкәсенең Иделаръягы районының татар милли-мәдәни автономиясе советы hәм «Ак калфак» оешмасы активистлары мәркәзебез Казанда булып кайттылар.

Милләтебез язмышы өчен җан атып яшәүче фидакарь затлар Татарстан башкаласының тарихи hәм истәлекле урыннарында  булырга өлгергәннәр. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете hәм Казансу елгасы буе семберлеләрдә озак онытылмаслык тәэсирләр калдырган. Алар «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Җырлыйк әле» тапшыруын яздыруда да катнашканнар.

– Әлеге тапшыруда Ульяновск шәhәре, аерым алганда, Иделаръягы районы татар-мөселманнарының милли-мәдәни hәм дини тормышы, соңгы еллардагы казанышларыбыз белән таныштырып үттек. Ә милли көйләребезгә гашыйк «Ак калфак»лылар татар халык җырларын, заманча көйләрне башкаруда үзләренең осталыкларын сынап карадылар. Мәңге яшь Казаныбызга сәфәребез бик тә уңышлы булды,- ди татар автономиясенең Иделаръягы район советы рәисе Рафаэль Назмутдинов.

Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*