tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда татар мәдәнияте үзәген булдыру ниятләнә
Чистайда татар мәдәнияте үзәген булдыру ниятләнә

Чистайда татар мәдәнияте үзәген булдыру ниятләнә

Чистайда татар мәдәнияте үзәге барлыкка килер дип көтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләштеләр.

Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов әйтүенчә, әлеге үзәктә Гаяз Исхакый музеен да урнаштырып булыр иде. Аның сүзләренә караганда, район җитәкчелеге Яуширмә авылындагы музейны Чистайга күчерүне планлаштыра.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Чистайда татар мәдәнияте бөтенләй диярлек тәкъдим ителмәгәнен әйтте. Аның фикерен ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина да җөпләде. “Чистай шәһәрендә татар мәдәнияте концепциясен тәкъдим итү вакыты килеп җиткәндер”, – ди ул.
Комитет каршындагы экспертлар советы рәисе урынбасары Марат Лотфуллин да шул фикердә. “Чистайда еш кына булам, анда “татарлык”, татар мәдәнияте бөтенләй юк. Анда, һичшиксез, андый үзәк кирәк”, – диде.

Депутат Илшат Әминов, комитет рәисе Разил Вәлиев та Чистайда татар мәдәнияте үзәге булырга тиеш дигән фикергә кушылды.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*