tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әвәте авылы мәктәбенә – 100 ел!
Әвәте авылы мәктәбенә – 100 ел!

Әвәте авылы мәктәбенә – 100 ел!

3 декабрьдә Пермь крае Лысьва районындагы Әвәте авыл мәктәбенә 100 ел тула.

Әвәте авылы Пермь краеның төнъягында, Шауба елгасы буенда урнашкан. Мондагы халык шауба татарларының чишмә башы булып тора. Авыл кешеләре – уңган, эшчән, шуңа күрә дә Пермь краеның татар авыллары арасында Әвәте үзенең үсеше һәм казанышлары белән аерылып тора.

Географик яктан үзәктән – Казаннан ерак булуына карамастан, бу – үз миллилегебезне саклап калган җир.

Мәктәбе дә гасыр буена милли тәрбиягә әһәмият биреп эшләде, хәзер дә укытучылары үз эшләрен намус белән үтәп, мәгарифебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне һәм рухыбызны саклау өстендә өзлексез эш алып баралар. Бүгенге көндә мәктәпне Мансур Мәсгут улы Рахметов җитәкли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*