tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Искер җыен” быел сигезенче мәртәбә уза
“Искер җыен” быел сигезенче мәртәбә уза

“Искер җыен” быел сигезенче мәртәбә уза

2015 елның 7-9 августында Тубыл шәһәре һәм районындагы Себер ханлыгы башкаласы урынында “Искер-җыен” тарихи-мәдәни VIII халыкара фестиваль үтәчәк.

Фестивальне Төмән өлкәсендәге “Наследие” төбәк татар иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Төмән өлкәсенең милләтәләр эше буенча комитеты, Тубыл шәһәре һәм районы хакимиятләре, Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге, Көнчыгыш Казахстан өлкәсендәге татар иҗтимагый үзәге (Семей), Төмән өлкәсе Ялуторовски мөселман дини оешмасы, Төмән өлкәсе “Сүзге” төбәк татар яшьләре оешмасы ярдәме белән оештыра.

Финанс чыгымнарны күтәрергә Төмән өлкәсенең милләтәләр эше буенча комитеты, Д.Т,Ибраһимов шахси ширкате, Төмән өлкәсе Думасы депутатлары Т.Н.Казацева һәм В.Я.Майер булышалар.

Фестивальдә катнашучылар 5 номинациядә көч сынаша: вокал, музыка коралларында башкару, бию, нәфис сүз, үзешчән композиторлар. Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләячәк. Иң хшы башкаручылар гала-концертта катнашачаклар.

искер жыен юрта

Бәйрәм мәйданында халык һөнәрләре осталарының төрле бәйгеләре дә үтәчәк. Гармунчылар, аш-су осталары бәйгеләре булачагы билгеле. Һәм, әлбәттә, татарның иң яраткан тамашалары: көрәш һәм ат чабышлары.

Фестиваль кысаларында шулай ук “Искернең тарихи язмышы” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Конференциягә чыгарылган темалар:

  • Себер татарлары һәм бүгенге тормыштагы урыннары;
  • Себер татарларының изге урыннарын барлау, өйрәнү;
  • Себер татарлары телен саклау проблемалары;
  • Көнбатыш Себернең абориген халык статусын алу һәм РФ нең аз санлы халыклар исемлегенә керү мәсьәләләре;
  • Сазлык җирләрдә яшәүче Себер татарларының яшәү урынын һәм тормыш рәвешен саклау;
  • Себер татарларының тарихи, этнографик һәм археологик мирасын өйрәнү һәм таныту;
  • Көнбатыш Себернең урта гасырларга караган тарихын өйрәнү проблемалары;
  • Искердәге тарихи ядкарьләрне саклау юллары, Көнбатыш Себерне үстерү максатчан программаларына һәм туристик маршрутларга кертү;
  • Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын Тубыл һәм Көнбатыш Себернең туристик потенциалында  куллану юллары;
  • Төбәк сәясәтен милли мәдәниятләрне үстерү өлкәсендә күллану ысуллары;
  • Милли мәдәният һәм глобализация. Этник йөзне саклау мәсьәләләре.

9 августта фестиваль кунаклары  Төмән өлкәсендәге “Наследие” төбәк татар иҗтимагый оешмасының 10 еллык юбилеен каршылау тантанасына катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*