tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа  елда – яңа күргәзмә
Яңа  елда – яңа күргәзмә

Яңа  елда – яңа күргәзмә

Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә кышкы ял вакыты булса да, Ульяновск өлкәсенең  татар мәдәният үзәге ишекләре бер генә көнгә дә ябылып тормый. Анда көн саен диярлек  һәртөрле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр уза. Шушы көннәрдә генә биредә СССРның халык рәссамы Аркадий Пластов исемендәге Карсун районы балалар сәнгать мәктәбе укучыларының  рәсем күргәзмәсе ачылды.

Алтмыш елга якын тарихы булган бу данлыклы сәнгать мәктәбен шул вакыт аралыгында меңләгән бала тәмамлап чыккан. Үсә төшкәч, аларның барысы да сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, һәр хәлдә, бала чакта өйрәнгән һөнәр тормыш иткәндә һич кенә дә комачаулык итмәс. Монда укучы балаларның эшләре илебезнең байтак төбәкләрендә узган күргәзмәләрдә катнашкан булсалар да, алар татар мәдәният үзәгенә бүген тәүге тапкыр куела.

Башка күргәзмәләрдән аермалы буларак, бүгенгесендә ясалган рәсемнәрне диварга элеп кую белән генә чикләнмичә, аларны эшләү серләре белән дә таныштырдылар.

Данлыклы рәссам Аркадий Пластов исемен йөртүче бу мәктәпнең  биш бүлегендә сәнгатьтнең төрле тармаклары буенча 227 бала белем ала.

СССРның халык рәссамы А.А. Пластов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Владимир Фролов “Безнең сәнгать  мәктәбенә районның 12 авылынан килеп укыйлар. Төрле милләт балалары-татарлар да, мордвалар да, руслар да бар. Балалар биш бүлектә укыйлар, шулай да алар өчен иң ошаганы ул үзешчән сәнгать бүлеге”, ди.

Карсунлылар бүгенге күргәзмәгә махсус татар темасын чагылдырган эшләрне алып килгән. “Мондый  күргәзмәләр ачылу бик матур күренеш. Бу мәктәп районда гына түгел, өлкәдә дә танылган уку йорты. Аларның күргәзмәләре бөтен Россия күләмендә дә  уза”, ди  Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуретдинов.

Бишенче сыйныф укучысы Әминә Айзәтова сәнгать мәктәбенә икенче ел йөри.   Күп кенә рәсемнәрендә ул гаилә әгъзаларын сүрәтли.

Әйткәнебезчә, сәнгать мәктәбендә балалар берничә бүлектә шөгылләнәләр. Җиденче сыйныф укучысы Абдулла Шәмшетдинов баян дәресләренә дә йөри.

Сембер төбәгендә туып-үскән СССРның халык рәссамы Аркадий Пластовның тууына быел 125 ел тула. Шуңа күрә  татар мәдәният үзәгендә ачылачак алдагы күргәзмә аның иҗатына багышланачак.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*