enrutat
Баш бит / Фатыйх Гарифуллин: җыелып сөйләшүләр бик урынлы
Фатыйх Гарифуллин: җыелып сөйләшүләр бик урынлы

Фатыйх Гарифуллин: җыелып сөйләшүләр бик урынлы

12–14 июнь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Төмән өлкәсе дин әһелләре делегациясе составында форум эшендә катнашкан Фатыйх хәзрәт Гарифуллин фикерләре белән уртаклашты.

IMG_1400— Әле яңа гына Казаннан “Милли тормыш һәм дин” алтынчы бөтенроссия татар дин әһелләре форумыннан кайттык. Бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән 900 дән артык делегат җыелды. Төмән өлкәсеннән 40лаган дин әһеле катнашты.

Барып җитүгә Колшәриф мәчетендә җомга намазын укыдык. Аннары татар имамнары төрле секцияләргә бүленеп фикер алышты. “Ислам   һәм   татар  дөньясы:   үсешнең   концептуаль   нигезләре” концепциясен тормышка ашыру программасы”, “Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы”, “Мәктәп һәм дин”, “Татар халкында дин һәм милли үзаң” темаларына сөйләшүләр үткәрелде. Мин инде соңгысында булдым. Монда телгә игътибар ителде. Мавританиядә булганымда халыкның үз һәм дәүләт телләрен белү өстенә, тагын да ике тел белүләренә гаҗәпләнүемне әйтеп алдым. Ә без туган телебезне дә белмибез, дидем. Төмән өлкәсендәге үсешләр, үзгәрешләр турында һәм Г.Тукайның “Пар ат” шигырен яттан сөйләдем. Без ел саен бер дә бармаган кешеләрне, яшьләрне алып барырга тырышабыз. Татарстан хөкүмәте түккән бу зур чыгымнар кире киләчәкләр, аларның бәрәкәте бик зур. Бу җыеннар бөтен татарларга көч-дәрт бирәләр. Калиниград өлкәсеннән сугыш ветераны, имам Хәким Биктиев, Ерак Көнчыгыштан, Новосибирск, Чита, Хабаровск һәм башка яклардан килүче кешеләр дәртләнеп, рухланып кайттылар. Тагын бер кат милләтебез, телебез, тарихыбыз өчен горурлык хисләре кичердек. Аларны саклау, үстерү өчен мондый җыеннар зур этәргеч бирәләр. Бөтен Төмән өлкәсе татарлары һәм үземнең исемнән оештыручыларга, җитәкчеләргә рәхмәтләремне җиткерәм.

Мин анда ике телеканалга интервью бирдем. Аларның, бу җыелышның нинди әһәмияте бар, ил күләмендә нинди тәэсире булыр икән дигән сорауларына болай дип җавап бирдем: “Бүгенге көндә экстремизм, терроризм, радикализм кебек начар күренешләр бар. Шул ук вакытта яшьләр арасында Сириягә китеп, анда сугышта катнашучы егетләребез булуы да борчый. Бу мәйданда без ул турыда да сөйләшергә тиеш. Җыенның әһәмияте – яшьләрне үзебезнең дәүләттә калдырырга, аларда дәүләт алдында җаваплылык тәрбияләргә, ватанны ярату хисләре булдырырга кирәклеген аңлату; алар илдә калырга, гаилә корырга, иманлы балалар тәрбияләргә тиешләр. Радикализм, экстремизмнарны туктату өчен болай җыелып сөйләшүләр бик урынлы”.

Гөлнур Вәлиева, Төмән

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*