tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукайның вафатына бер көн кала төшкән фотосы дөнья күрде
Габдулла Тукайның вафатына бер көн кала төшкән фотосы дөнья күрде

Габдулла Тукайның вафатына бер көн кала төшкән фотосы дөнья күрде

ТР дәүләт архивы үзенең 100 еллыгы уңаеннан уникаль тарихи документларны дөньяга чыгарды.

Әлеге фото 1913 елның 13 апрелендә бөек шагыйрьнең вафатына бер көн кала Клячкин хастаханәсендәге палатада төшерелгән. Габдулла Тукай тезләрен куллары белән кочаклап караватта утырып тора. Карават янында кәгазь битләре өелгән түгәрәк өстәл кырые күренеп тора. Фотоның үзендә бернинди дә язулар юк.

15 апрель көнне 20 сәгать 15 минутта Габдулла Тукай вафат була. Шагыйрь Казанның Яңа татар бистәсе Татар зиратында җирләнгән.

Әлеге 1555 елгы бүләкләү грамотасы — Татарстан архивында сакланучы иң борынгы документларның берсе. Грамота Явыз Иван (Иван IV) тарафыннан Свияжск Богородицкий монастыре архимандриты Германга монастырь төзелгәч тапшырыла.

 

maydan.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*