tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хабаровск крае татарлары мәчет төзергә җыена
Хабаровск крае татарлары мәчет төзергә җыена

Хабаровск крае татарлары мәчет төзергә җыена

Хабаровск шәһәрендә мәчет салу өчен җир инде алынган. Хәзер проект эшләнә. Төзү эшләрен язга башларга уйлыйбыз, дип үз шатлыгы белән Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин бүлеште. Ул бу көннәрдә проект эшләре  белән Казанга килгән. Бөтендөнья татар конгрессында да кунакта булды.

Хәзрәт белдергәнчә, мәчетне сафка бастыруда Татарстан да ярдәм итәчәк. Бу хакта сөйләшүләр моннан ике еллап элек Хабаровск крае делегациясенең республикага сәфәре вакытында алып барылган. Хәзерге вакытта Ерак Көнчыгышта 50 меңгә якын татар яши. Ни кызганыч, күбесе туган телен оныта башлаган, катнаш никахлар күп. Исем-фамилиясен үзгәртүчеләр дә бар.

“Безнең максат – биредәге милләттәшләребез арасында динне торгызу, туган телебезне саклап калу”, – ди Әхмәт хәзрәт Гарифуллин. Шундагы җитәкчелек белән сөйләшүләр алып барып, зират булдыру өчен дә җирләр алуга ирешкәннәр. Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән әңгәмәне якын көннәрдә “Дөнья” студиясендә “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында карый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*