tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәтердә җуелмас ул көннәр
Хәтердә җуелмас ул көннәр

Хәтердә җуелмас ул көннәр

Әтнә районы Бәрәскә авылы халкы шул исемдәге китапны тәкъдим итү кичәсен уздырды.  Аның төзүчесе – Сөембикә Садриева. Китап Бәрәскә авыл җирлегенә кергән Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә авыллары буенча авыл активының ветераннар белән очрашып, аларның сөйләүләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп басылган. Моннан тыш тыл ветераннарының һәм сугыш елы балаларының үз язмалары да бу китапта урын алган. Алар материалның тулылыгы, һәр истәлекнең йөрәк аша үтүе белән аерылып тора. Китап сугыш ветераннарының үзләре исән чагында Бәрәскә һәм Бәрәзә урта мәктәпләре укучылары белән очрашканда ясалган чыгышлары белән тулыландырылган. Күптән вафат булган үз әти-әниләренең бу китапта урын алуын теләгән балаларының да истәлекләре кертелгән.

Җыентык ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева җитәкчелегендә Ленин исемендәге нәселле терлек заводы, җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының матди ярдәме белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*