tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илаһи моң” фестиваль-конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

“Илаһи моң” фестиваль-конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

14 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше узды.

Көннең беренче яртысында финалга чыгучылар жюри каршында программаларын күрсәтте. Төштән соң күргәзмә залында ”Татар халкының рухи, мәдәни мирасы ядкарьләре аша традицион ислам кыйммәтләре белән таныштыру үзенчәлекләре” дигән фәнни-методик семинар үткәрелде. Шунда ук балаларның рәсемнәре, кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Кич белән бүләкләү тантанасы үтте.

Бүләкләнүчеләр исемлеге түбәндәге файлда:

ilahi-mon-festivale-netizhelere

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*