tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам ассоциациясе оешты.
Ислам  ассоциациясе оешты.

Ислам ассоциациясе оешты.

Дөньяның дистәгә якын илендә уңышлы гына эшләп килүче Халыкара  ислам  эшмәкәрләре ассоциациясе  Россия төбәкләре буйлап үз челәтерен булдыруны дәвам итә. Шушы көннәрдә генә аның чираттагы вәкиллеге Мордовия республикасында да ачылды. Танылган спортчы Марат Кабаев җитәкли торган әлеге оешманың эшчәнлеге һәм Саранск шәһәрендәге вәкиллек ачылды.

Идел буендагы башка төбәкләр белән чагыштырганда, Мордовия Республикасында татарлар әллә ни күп түгел. Алар монда 43 мең кешене тәшкил итә. Заманында  бу яклар татар әдәбиятына Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Габдрахман Әпсәләмов кебек данлыклы язучы-драматургларны биргән.

Республикада дистәләгән татар авылы бар. Ә Ләмберә районындагы халыкның 80 % ы милләттәшләребез. Шуңа күрә биредә элек-электән халык дини йолаларны, бәйрәмнәре саклап, буыннна-буынга тапшырып килгән. Байтак кына авылларда хәтта Совет хакимияте елларында да ябылмаган мәчетләр бар. Бүген авылларда халык башлыча эшмәкәрлек белән шөгылләнә. Әле яңа гына республиканың татар эшмәкәрләре берләшеп үз клубларын да оештырганнар. Мордовиядә  яшәп эшмәкәрлек белән кәсеп итүчеләрнең байтак өлеше хәләл ризык җитештерү белән шөгылләнә. Шуңа күрә республикада  Халыкара  ислам  эшмәкәрлеге ассоциациясенең вәкиллеген булдыру һәм эшмәкәрләр клубын оештыру да алар өчен күптән көтелгән заман таләбе була. СССРның спорт мастеры Марат Кабаев 2014 нче елда Россиянең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясен оештырып моннан ике ел элек Казанда беренче тапкыр 5000 кешегә Ифтар мәҗлесе уздыра. Бүген Марат Халыкара  ислам  эшмәкәрләре ассоциациясен җитәкли. Аның сүзләренә караганда, әлеге оешма Россия президенты администрациясендә дә яклау тапкан.

Кадерле кунакка республиканың иң зур авылы Белозерьены да күрсәттеләр.  Бүген авылда сигез мәчет эшләп тора. Ул үзәк мәчеткә кереп өйлә намазын укыды, мәчет картлары белән дә аралашты.

Билгеле инде, Белозерьега килгән һәр кунак  бертуган Бәймәшевларның 15 елдан бирле уңышлы гына эшләүче көнбагыш эшкәртү цехына керми китми торгандыр.Монда ике сменада  60 ка якын кеше хезмәт итә. Алар чыгарган көнбагыш   Россия шәһәрләренә генә түгел, ә дөньяның 13 иленә дә китә.“Без барган бу район күпләр өчен үрнәк булып тора. Илдә генә түгел, дөньяда да бу авылны күрсәтергә кирәк, андагы кешеләр һәм аларның эшләре хакында сөйләргә кирәк. Мин бу авылдагы эшмәкәрләрнең эш рәвешен, аларның тормыш-көнкүрешен күреп гаҗәпләндем. Алар алла ризалыгы өчен һәр нәрсәне дә хәрәмнән тыелып эшлиләр”, ди Марат Кабаев.

  Республиканың татар эшмәкәрләре белән булган очрашуда Марат Кабаевка тәкьдимнәрдән бигрәк, сораулар күп булды. Яңа гына барлыкка килгән мөселман иҗтимагый оешмасы хәзер Россиянең башка төбәкләрендә дә үз вәкиллекләрен булдыру буенча эш алып барачак. Бу турыда сүз Марат Кабаевның кичен Мордовия республикасы башлыгы белән булган очрашуда да барды.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*