tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университетында татар теле укытучы бушлай курслар эшли башлый
Казан университетында татар теле укытучы бушлай курслар эшли башлый

Казан университетында татар теле укытучы бушлай курслар эшли башлый

1 апрельдән Казанда татар телен өйрәнү буенча 3 айлык бушлай курслар эшли башлый. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына гражданнардан килеп ирешкән күпчелек мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, ТР Министрлар кабинеты ярдәме белән, шәһәрлеләр өчен татар теле курслары оештырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Аерым алганда, укыту ике төркемдә алып барылачак: татар телен яңа өйрәнүчеләр һәм татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен. Курсларга язылырга теләүчеләргә гариза һәм анкеталарын 31 мартка кадәр [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк була.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*