tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кикино авылыннан Нурия Акжигитова һәм аның балалары
Кикино авылыннан Нурия Акжигитова һәм аның балалары

Кикино авылыннан Нурия Акжигитова һәм аның балалары

Моннан ел ярым өлек Пензадагы “Ак калфак” оешмасы Каменка районындагы Кикин авылында яшәүче күп балалы Нурия Акжигитовага барган иде инде. Нурия ханымның ике үз баласы һәм асрауга алган сигез баласы бар. Хәзер инде оныгы да туган. Малае Денис узган ел барганда армия сафларында хезмәт итә иде инде кайтып өйләнгән.

05.08.2016

Таныш булыгыз! Акжигитова Нурия, мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. Нурия, асрауга алып үстерүче әти-әниләрнең “Обретенное счастье” исемле Пенза җирле иҗтимагый оешмасында идарә әгъзасе һәм дә Пенза өлкәсенең биш районында “Өмет” (“Надежда”) клубы рәисе булып тора. Нурия ханым – 2013 елгы Бөтенроссия асрауга алучы әти-әниләр форумында катнашкан ана. Ул форумның максаты тәҗрибәләр белән алмашу һәм шушы хәрәкәт активистларын берләштерү иде. Нурия үз тырышлыгы белән балалар өчен уникаль дәүләт төзеде. Ун бала Нурия мәмләкәтенең хуҗалары һәм министрлары:

  • Каменка районы Мачали авылыннан бертуган Альбина һәм Тимур Гильдеевлар ,
  • Сердобск шәһәреннән Владимир һәм Виктор Мещеряковлар,
  • Пачелма районыннан апалы-сеңелле Румия, Эльвира һәм Сания Новожиловлар,
  • Пензадан Исәнев Руслан.

Бергәләшеп тора башлагач, балалар барысы да татарчага өйрәнделәр, рәхәтләнеп татарча җырлыйлар, милли киемнәрдә чыгышлар ясыйлар. “Ак калфакчыларны” балалар, ишек алдан ук “Исәнмесез!!!” дип кычкырып, шатланышып каршы алдылар…

Аларның хәлләре турында бераз сорашкач, Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы рәисе Эльмира Васильева һәм совет әгъзасы Галия Тенишева, өлкә татар мөхтәрияте исеменнән татар телендәге китаплар тапшырдылар, шулай ук матди ярдәм итеп кием тапшырдылар.

Балалар төрле иҗат юнәлешләрендә шөгыльләнәләр: җырлыйлар, бииләр, сәйләннән үрәләр, кәгазьдән бик матур вазалар ясыйлар. Кызлар безгә декабрь аенда Пензада узачак “Әбикай-матуркай-2016” бәйгесе уздыру көнендә күргәзмә оештырырга вәгъдә бирделәр.

Хәзер Наилә ханым үзе дә Пензаның “Ак калфак” оешмасы рәтләренә басты.

Безнең сайт интернет иҗтимагый челтәрендә эшләп килә, дип яза Пенза ханымнары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*