tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Китап” – яңа татар радиосы
“Китап” – яңа татар радиосы

“Китап” – яңа татар радиосы

Быел май башыннан “Китап” радиостанциясен смартфоннарда мобиль кушымта аша тыңларга мөмкин.

“Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, әлеге радиода кызыклы әсәрләр яңгырарга тиеш. Ә әсәрләрне исә кеше үзе сайлый ала: социаль челтәрдә әсәрләр буенча турыдан-туры сораштыру бара. Анда газета-журналларда чыккан әдәби әсәрләр дә булырга мөмкин.

“Китап” радиосының Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче мобиль кушымталар эшләнгән. Кушымта зур күләмле түгел, димәк, телефонда урын алып тормаячак. Аны “Милли радио – Китап” сүзен язып табарга була.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*