tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ком анимациясе остасы Алинә: «Иҗатым аша гореф-гадәтләребезгә игътибар юнәлтәм»
Ком анимациясе остасы Алинә: «Иҗатым аша гореф-гадәтләребезгә игътибар юнәлтәм»

Ком анимациясе остасы Алинә: «Иҗатым аша гореф-гадәтләребезгә игътибар юнәлтәм»

Алинә Хәйруллина – Татарстанда бердәнбер ком анимациясе остасы, комнан искиткеч фильмнар һәм композицияләр иҗат итүче рәссам. «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә Алинә әлеге сәнгатьнең үзенчәлекләре һәм эшенең кызыклы мизгелләре турында сөйләде.

«Ком анимациясе остасына бер көн дә ял итәргә ярамый»

– Алинә, ни өчен сәнгатьнең бу гадәти булмаган юнәлешен сайладың?

– Мин «Минута слава» тапшыруында Украина мастеры Ксения Симонованың пыялада ком белән искиткеч сурәтләр ясавын күрдем һәм бу сәнгатькә бер күрүдән гашыйк булдым. «Миңа да рәсем ясау сәләте бирелгән бит, нигә әле эшләп карамаска?» — дип уйладым. Шул ук көнне балалар мәйданчыгыннан гап-гади ком алып кереп, беренче композициямне иҗат иттем. Ак кәгазь беркетелгән пыяла фоторамка өстәл ролен үтәде.

Шуннан соң интернет киңлекләрендә бу юнәлештә иҗат итүче рәссамнарның эшләре белән таныша башладым. Ком графикасы сәнгате турында эзләнгәндә, Санкт-Петербург шәһәрендә мастер-класслар уздырылуы турында белеп алдым. Өч көнлек курслар беренче тәҗрибәмне тупларга ярдәм итте. Анда безгә ком анимациясенең төп принципларын аңлаттылар. Өйгә кайту белән үз алдыма ком сәнгатен үзләштерү максатын куйдым. Һәр көнемнең билгеле бер сәгатьләрен ком белән рәсем ясауга багышлый идем. Чөнки ком анимациясе остасына бер генә көн дә ял итәргә ярамый. Менә карантин вакытында берничә көн пауза ясадым: шөгыльләнмәгән сизелә, бармаклар кирәкле хәрәкәтләрне оныта һәм сине тыңламый башлый.

– Ком белән ясауның нинди алымнары бар?

– Аның ысуллары бик күп: кою, сибү техникасы, синхрон (ике кул белән берьюлы) ясау… Ком анимациясе — чагыштырмача яшь сәнгать төре. Безнең тормышыбызга күптән түгел килеп керүенә карамастан, ул һәрдаим яңарышта. Абстракт ясау дигәне бик кызыклы. Син комны алып, экранга сибеп җибәрәсең, ул нәрсәгә охшап таралса, шуны дәвам итеп образ тудырасың. Рәсем сәнгатенең билгеле бер кысалары булса, ком графикасы сәнгатендә экспериментлар өчен урын күп. Биредә сибәргә мөмкин булган бөтен материал белән дә ясарга була. Төсле ком, гади ком, кофе, манный, карабодай, дөге ярмасы белән дә иҗат итәләр хәтта.

– Ә син ком белән генә ясыйсыңмы?

– Минем ком анимациясенә бик охшаган яңа алымым бар. Фосфор экранда махсус кечкенә фонарьлар белән композицияләр ясарга өйрәндем. Ул яктылык картиналары шоуы дип атала. Икесендә дә сәнгать әсәрләре яктылык белән күләгә һәм минем кул хәрәкәтләре ярдәмендә туа. Тик әйтергә кирәк, фонарьлар белән ясау ком анимациясенә караганда авыррак. Ул төгәллекне күбрәк таләп итә.

– Иҗат итү өчен нинди ком кулланыла? Ул нинди булырга тиеш?

– Бөтен төрле ком белән дә ясап була. Ләкин матур композицияләр иҗат итү өчен махсус кварц комы кирәк. Ул бик вак һәм аның белән эшләве бермә-бер җиңел. Мин ул комны, гаиләбез белән Доминиканага ял итәргә баргач, зур банкага салып алып кайткан идем. Инде ничә еллар шуны кулланам. Гади комга бераз шул комны өстәсәң, материалның составы үзгәрә, ул аны йомшартып җибәрә дип әйтимме соң.

Ком белән артык озак эшләргә ярамый. Бер айдан артык куллансаң, ул майлана, начар сибелә башлый. Комны яхшылап «Фейри» белән юам да, кайнар мичтә киптерәм.

– Алинә, ком белән рәсем ясау – авыр эшме?

– Миннән кала Татарстанда моның белән җитди итеп шөгыльләнүче юк. Үзләре өчен ясаучы берничә кеше бар. Ләкин алар профессиональ дәрәҗәдә эшләмиләр. Мин ком анимациясенә 2011 елда кереп киттем. Әлегә республикабызда миңа көндәшләр табылмады. Әгәр бу җиңел эш булса, аңа һәр икенче кеше тотыныр иде.

Ниндидер чарага барып ком шоуы күрсәтү өчен атна буе әзерләнергә кирәк. Композицияне ясап, бүләк дискка яздырырга, барлык җиһазлар белән төянеп, чара узачак урынга барырга, аларны техник төгәлсезлекләр килеп чыкмаслык итеп урнаштырырга, җитез һәм төгәл итеп чыгыш ясарга… Бу зур тырышлык һәм көч таләп итә.

– Ярдәмчеләрең бармы соң?

– Эшләремне монтажлаучым бар. Ә тормыш иптәшем — минем техник директорым. Барлык җиһазлар, камералар, проекторларны көйләү һәм урнаштыру аның җилкәсенә төшә. Мин әзер өстәл янына килеп басып ясаучы гына. Бер тапкыр чарага иремнән башка гына барырга туры килде. Менә шул көнне аның кадерен чынлап торып аңладым. Тандемда эшләү, аеруча ирең белән эшләү бик рәхәт икән ул.

– Ком анимациясенә өйрәнү авырмы? Рәсем ясый белмәгән кеше өйрәнә аламы?

– Өйрәнергә була. Интернетта ком рәссамнары берләшмәсенең махсус чаты бар. Анда Литва, Латвия, Германия, Россия һ.б. илләрдән барлык ком графикасында иҗат итүче рәссамнар һәм сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучылар утыра. Без үзара фикер алышабыз, киңәшләшәбез. Шул чатта бөтенләй рәсем ясый белмәгән кешеләр дә бар. Казаннан бер ханым башта интернеттан карандаш белән ясарга өйрәнә, кабат рәсемнәрен ком белән кабатлый. 55 яшендә дә өйрәнеп утыручылар бар. Теләк кенә кирәк.

Мин Чаллы дәүләт педагогия университетының рәссамнар әзерләү бүлеген тәмамладым. Бу өлкәдә югары белемем булу әлеге һөнәрне тизрәк үзләштерергә ярдәм итте.

Бер танышым ком анимациясе белән шөгыльләнә башлады да бер айдан ташлады. Ул ком графикасына бәлки акча эшләү максаты белән кереп китәргә теләгәндер. Матди якны гына кайгыртып башлаган эш бармый. Эшеңнән үзең канәгать калганда, ул сиңа шатлык алып килгәндә генә башкалар белән бүлешергә мөмкин.

– Ком белән ясарга өйрәнер өчен күпме вакыт китә?

– Өч ай тирәсе. Шул вакыт эчендә укучыларымның күбесе ком анимациясе серләрен тулысынча үзләштерәләр.

«Татарча композицияләрне балачагымны сагынып иҗат итәм»

– Синең иҗатта татарча мотивлы композицияләр дә күп…

– Мин бит татар кызы. Үземнең иҗатым аша аз гына булса да халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын искә төшерергә, динебезгә игътибар бирергә тырышам. Татарстанда бердәнбер ком графикасында эшләүче рәссам буларак, республикабызны һәм халкыбызны башкаларга да күрсәтүне үземнең бурычым дип саныйм.

Татарча композицияләрем арасында «Каз канаты» җырына иҗат ителгәне күңелемә аеруча якын. Шулай ук «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре өчен әзерләнгән әсәрләрем, күренекле язучыларыбыз Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Кадыйр Сибгатуллин турында роликларым бар. Эчтәлеге мәгънәле булган татарча җырларга ясалган композицияләрем күп. Аларны карап бик күпләр, хәтта башка илләрдә яшәүче татарлар да, рәхмәт сүзләре язалар.

– Шәһәрдә туып-үскән кызны милли композицияләр иҗат итәргә нәрсә рухландыра? 

– Минем балачагым Чирмешән районының матур табигатьле Бәркәтә авылында үтте. Җәй айларында әби-бабам янәшәсендә торып, шәһәргә рус телен онытып кайта идем хәтта. Гел татарча сөйләшеп, әби-бабайларыбызның намазлар укыганын күреп үстек. Ә хәзер тирә-юнемдә рәхәтләнеп авыз тутырып татарча сөйләшерлек кешеләр юк. Татарча сөйләшкәннәрне, әбиемне бик сагынам. Балачагымны искә төшереп, шул вакытларга кире кайтасым килеп иҗат итәм.

– Гүзәл Уразованың «Онытмагыз безне» җырына ясалган композициянең сюжеты ничек туды?

– Бик кызык килеп чыкты ул. Мин Гүзәл Уразованың фанаты түгел. Әлеге җырны очраклы рәвештә генә ишеттем, нинди матур җыр дип уйладым. Үсә төшкәч, җәйләрне авылда үткәреп булмый башлады. Тормыш мәшәкатьләре күмеп китте. Ә өлкәннәр, сиздермәсәләр дә, гел кайтуыбызны көтеп яшәделәр. Әлеге җырны ишетү белән, күз алдыма әбием килеп басты. Ак күңелле Мәрьям әбиемә багышланган композиция иҗат ителде.

Шуннан соң шактый гомерләр үткәч, телефоныма Гүзәл Уразова шалтырата. «Сез минем җырыма ролик ясагансыз икән», — ди. Минем йөрәгем төшеп китте. «Сорамыйча җырымны алгансыз, авторлык хокукларын бозгансыз», — дип бәйләнә икән бу, дип уйлыйм. Тиз-тиз гафу үтенергә тотындым. Ә ул рәхәтләнеп көлде дә әлеге роликны үз концертларында күрсәтәсе килүе турында әйтте. Конфликт чыкмый калды. И, шатлана-шатлана биреп җибәрдем мин аңа ул эшемне.

Узган ел аның Мәскәү Кремле концертлар сараенда 15 еллык иҗатына багышлап уздырылган концертында мин дә катнашырга тиеш идем. Ләкин без гаиләбез белән ялдан кайтып җитә алмый калдык. Балама, җил чәчәге авыруы йогып, самолеттан төшереп калдырдылар. Без Испаниядә тагын ике атна мәҗбүри яшәдек. Кремльдә чыгыш ясау насыйп булмады. Хәзер Гүзәл Уразова ул композицияне концертлары вакытында клип рәвешендә күрсәтә.

– Узган ел «Тәртип» радиосы премиясен тапшыру тантанасы синең ком анимациясе белән башланып киткән иде. 

– Ул анимация белән башымны озак катырырга туры килде. Миңа 22 артисттан торган исемлек җибәрделәр. Шуларны 8 минутлык композиция эчендә күрсәтергә тиеш идем. 8 минутта 22 артистны түгел, бер портретны да ясап бетереп булмый. Нишләргә белмичә аптырап йөргәндә, чаттагы кызларым портретларны алдан ясап куеп, экранга ЖК телевизор ярдәмендә чыгарырга тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, артистларның алдан әзерләнгән портретлары, буш экран белән чиратлаштырып күрсәтелеп барды. Мин, үз чиратымда, шул пауза-буш экран чыккан вакытта, портретларны бер-берсенә бәйләрлек, эзлекле композиция хасил булырлык итеп рәсемнәр ясадым.

– Танылган артистлар арасында эшләгәндә нинди хисләр кичерәсең?

– Кечкенә вакытымда әниемнең татарча концертлар караганы күңелемә уелып калган. Айдар Фәйзрахманов, озын толымлы Римма Ибраһимова җырлаганы истә. Ә бу концертта мин шулар белән бер сәхнәдә басып тордым. Ахырдан күбесе килеп, роликны җибәрүемне дә сорады әле. Горурлык хисләре кичердем, әлбәттә.

«Эшләремне сөртергә кулым күтәрелмәгән вакытлар була»

– Алинә, ком анимациясендә рәсемнәр бер мизгел эчендә юкка чыга, башкалары белән алышына. Хезмәт җимешеңне сөртү кызганыч түгелме? Картина ясасаң, гомергә калыр иде бит.

– Кызганыч, әлбәттә. Кайвакыт бер рәсемне 6-7 сәгать буе бөтен күңелемне биреп ясыйм, ә аннары сөртергә туры килә. Кулым күтәрелмәгән вакытлар да була. Ком белән бергә 6 сәгать гомерем дә сибелә дә китә.

Шуңа да мин бөтен ясаган рәсемнәремне, караламадан башлап соңгы вариантына кадәр фото-видеога төшереп барырга тырышам. Архивым бик зур. Эшләремне фотолар һәм видеороликлар рәвешендә саклау иҗатымны анализлау мөмкинлеге бирә.

– Бүгенге көндә башка илләрдә ком анимациясе сәнгате нинди үзгәрешләр кичерә? Син аларны күзәтеп барасыңмы? Үзең нинди яңалыклар кертер идең?

– Ком анимациясе нигәдер безнең илдә аеруча киң кулланылыш тапты. Кытайда да популяр. Анда анимация күбрәк аниме стилендә күрсәтелә, мультикларга якынайтылган.

Яңа ысуллар гел барлыкка килеп тора. Элегрәк менә портретлар ясамый идем. Ә моның белән кешеләргә никадәр хис-кичерешләр бүләк итәргә була икән. Бер юбилярның балачагын сурәтләгәндә әнисенең портретын да куйдым. Шуны күреп, балаларының күңелләре ничек тулганын аңлатып та булмый. «Әниебез бүген безнең арабызда юк. Ә сезнең ярдәм белән аны янәшәбездә итеп тойдык», — дип килеп кочакладылар. Андый моментларны җыр аша да, бию аша да җиткереп булмый.

Минем әлегә яктылык шоуы һәм биюче рәссам проектлары тулысынча үзләштерелеп бетмәгән. Халыкка алар кызык булмый башлагач, яңа төрләрен эзләрмен.

– Гаиләң турында да беләсе килә. 

– Ирем Нияз белән ике бала үстерәбез. Салават һәм Гайшә — икесе дә мәктәп укучылары. Соңгы арада кертелгән дистанцион уку тормышыбызны баштанаяк үзгәртте. Бик интегәбез. Мин көне буе балалар белән дәрес өйрәнергә мәҗбүрмен. Шуңа күрә төнлә эшләргә туры килә.

Балаларым да минем юлдан китәр кебек тоела миңа. Чөнки Салават бик матур итеп рәсем ясый. Ә Гайшәнең ком композицияләре шәп килеп чыга. Икесе дә брейк белән шөгыльләнәләр.

Бер 10 елдан болай сикерә алмам инде. Салават — биюче рәссамны, Гайшә ком анимациясен тулысынча өйрәнеп бетсә, аларның чыгышларын оештырып йөрермен дип хыялланам. Бу аларга кызык булса, әлбәттә. Чөнки бу эш авыр булса да, кешегә күп иҗат мөмкинлекләре ача.

Гөлназ Хәбибуллина
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*