tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш буенча Бөтендөнья чемпионаты быел Теләчедә үтәчәк
Көрәш буенча Бөтендөнья чемпионаты быел Теләчедә үтәчәк

Көрәш буенча Бөтендөнья чемпионаты быел Теләчедә үтәчәк

Безнең эрага кадәр 2500 ел элек үк мисырлылар, борынгы греклар мавыккан иң борынгы спорт төрләренең берсе ул – көрәш. Дөньяда аның нинди генә төрләре юк! Ирекле көрәш, самбо, грек-рим көрәше дисеңме, ул дзюдо, тхэквондомы… Шулар рәтендә татар-башкорт көрәше елдан-ел дөньякүләм популярлык казана бара. Аның күп кенә алымнары белән баетылган билбау көрәше буенча инде ничә еллар дөнья чемпионатлары үтә.

Милли көрәшебезнең да абруе артканнан-арта. Бигрәк тә 2013 елда Казаныбызда узган җәйге Универсиададан соң. Чөнки аның программасына милли көрәшебез дә аерым спорт төре буларак кертелгән иде. Һәм анда бу төр буенча медальләрнең дә күбесен диярлек Татарстаныбызның спортчы ир-егетләре, милләттәшләребез яулады. Моңа моннан берничә ел элек Россия көрәш федерациясенең оешуы да зур этәргеч ясады. Хәзер әлеге федерация Россиянең 23 төбәген үзенә берләштерә. Димәк, илебезнең шулкадәр төбәгендә милли көрәшебезне үз итәләр,  аларның мәйдан тотардай баһадирлары да бар дигән сүз.

Хәзер инде заманында «татар-башкорт көрәше» дип йөртелгән көрәш төре Россия спорт реестрына да кертелде. Димәк, милли көрәшебезгә дөньякүләм спорт аренасына чыгу юлында, аны Олимпия уеннары программасына кертү мәсьәләсендә яңа офыклар ачыла, житди адымнар ясала дигән сүз. Шуның күркәм бер чагылышы буларак, быел көрәш буенча Бөтендөнья чемпионаты үтәчәк. Ул ураза төгәлләнгәч, июнь ае ахырында Теләчедә уздырылачак, ә аның финал өлеше Саба районының Миңгәр авылында шаулап-гөрләп үтә торган сабантуй көнендә булыр дип көтелә. Анда дөньяның 30 иленнән иң көчле көрәшчеләр җиде үлчәү авырлыгын да мәйдан тотачак.

Тагын бер сөенечле яңалык: май аеннан башлап, «Матч-ТВ» телеканалында көрәшебезгә багышланган тапшырулар эфирга чыга башлаячак.

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*