tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красноярскида милли китап күргәзмәсе эшли
Красноярскида милли китап күргәзмәсе эшли

Красноярскида милли китап күргәзмәсе эшли

Красноярск краеның Дәүләт универсаль фәнни китапханәсендә “Тарих, мәдәният һәм татар халкының гореф-гадәтләре” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшли.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышы Сабантуй кысаларында 17 июль көнне узды. Аны Красноярск краеның мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Веселина һәм Татрстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачты. Тантанада  Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының урынбасары Ирек Һадиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Яр” Красноярск краеның төбәкара татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Вәгыйз Фәйзуллин, Красноярск шәһәрендә узачак федераль сабантуе кунаклары һ.б. катнашты.

Күргәзмәдә татар халкының фәнни һәм техник казанышлары, балалар әдәбияты, сүзлекләр, дини, Казанның архитектура һәйкәлләре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил турындагы һ.б татар һәм рус телләрендәге китаплар белән танышып була. Экспонатлар арасында Коръәннең берничә басмасы,  XIX гасырның тарихи документлары бар.

Шулай ук күргәзмәдә себер татарларына, җирле язучы Роман Солнцев иҗатына багышланган махсус бүлек бар. Хәттә, Красноярск краендагы татар авылларының фотолары да урын алган.

Күргәзмә китапханәнең 3нче этажында 2015 елның 15 августына кадәр эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*