tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле милләттәшебез вафат булды
Күренекле милләттәшебез вафат булды

Күренекле милләттәшебез вафат булды

Бакый ЗыятдиновРоссия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Балтач районының Карадуган авылындагы “Себер юлы тарихы” музее директоры, китаплар авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсен җитәкләгән Зиятдинов Бакый Шәймулла улы фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

Бакый абый  1930 елның 19 гыйнварында Таузар авылында туган. 1944 елда туган авылындагы “Көрәш” колхозында эшли. 1945–1948 елларда Балтач урта мәктәбендә укып, урта белем ала һәм Казан укытучылар институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1950 елда  институтны тәмамлап, Карадуган җидеелык мәктәбендә физика, математика фәннәре укыта. Тиздән Балтач урта  мәктәбенә күчерелә. Шушыннан ул Совет  Армиясе сафларына китә. Армия сафларыннан кайткач, бер ел Балтач урта мәктәбендә, ике ел Кенә урта мәктәбендә балалар укыта. 1957–1960 елларда Кенә урта  мәктәбе директоры, 1960–1962 елларда – район мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли.

Б.Зыятдинов 1962 елның августында Карадуган сигезеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Бу коллектив белән ул 1994 елга кадәр җитәкчелек итә. Аның чын оештыручы, талантлы педагог, оста  хуҗалык итә белүче җитәкче сыйфатлары нәкъ  менә шушы  чорды ачыла: сигезеллык мәктәптән урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1978 елда аның  яңа бинасы төзелеп сафка баса, матди–техник базасы киңәя һәм ныгый,  мәктәп  республика күләмендә билгеле педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә.  Монда тирән белем бирү белән беррәттән тәрбия  эшләрен киң һәм максатчан алып баруга зур игътибар ителә. Физкультура –спорт хәрәкәте киң колач ала, үзешчән сәнгать камилләшә. 1976 елда, күпъеллык эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачыла, аңа 1990 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Ул чын мәгънәсендә милли–патриотик тәрбия  үзәгенә әйләнә.

Лаеклы ялга киткәннән соң да Б.Зыятдинов эшчәнлеген туктатмады. Аның җитәкчелегендә Каратуган авылында “Себер юлы тарихы”  музее ачылды. Татарстан Республикасының Берләштерелгән  дәүләт музееның  филиалы булган бу музейда бүгенге көнгә кадәр ул җитәкчелек итте.

1999 елда туган төбәге тарихына багышланган мәкалә һәм очеркларын берләштереп “Себер юлы серләре”, 2004 елда туган авылы тарихын яктырткан “Мәгърифәтле Таузар иле” исемле саллы китаплары басылып чыкты.

Б.Зыятдинов ихлас күңелле милләтпәрвәр. Ул – икенче һәм өченче Бөтендөнья татар конгрессы  делегаты. 1994 елда изге Хаҗ сәфәре кылды.

Яшь буынны тәрбияләүдәге күпъеллык хезмәтләре өчен Б.Зыятдиновка 1980 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы, 1987 клда РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исемнәре бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*