tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсендә яшьләр “Урман күле”нә җыелды (ФОТО)
Мәскәү өлкәсендә яшьләр “Урман күле”нә җыелды (ФОТО)

Мәскәү өлкәсендә яшьләр “Урман күле”нә җыелды (ФОТО)

3-5 ноябрь көнне Мәскәү өлкәсе, Домодедовода, “Урман күле” яшьләр форумы үтә. 50 катнашучы 3 көн дәвамында үзара аралаша, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыша, кызыклы һәм файдалы лекцияләр тыңлый, мастер-классларда, тренинглардаа катнаша. Спикерлар — үз эшләренең осталары.

«Урман күле» форумының максаты — яшь татар лидерлары мәктәбен формалаштыру.
Оештыручылар Мәскәү өлкәсе яшь активистлары өчен интенсив аралашу мәйданчыгы булдырачак. Форумчылар төбәктәге иҗади, социаль һәм бизнес-проектлар белән таныша, үзара белем һәм тәҗрибә уртаклаша.

Форум темалары – бизнес-аң, IT һәм дизайн, Массакүләм мәгълүмат чаралары,
SMM, Рухи-әхлакый тәрбия.

urmankule.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*