tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыштагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыштагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыштагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Приморье краена кылган эш сәфәре кысаларында Артем шәһәренең “Ислам” мөселман дини оешмасының Совет әгьзалары белән очрашты. Оешма җыелышындагы төп көн тәртибе – Владивостокта  төзеләчәк мәчет мәсъәләсе. “Ислам” оешмасы рәисе Р.М. Килмөхәммәтов мәчет төзүгә бәйле бүгенге көнгэ кадәр алып барылган эшләр һәм киләчәктә эшләнәсе эшләр турында мәгьлүмат бирде.

В.Г.Шәйхразиев җыелышта катнашучыларны сәламләп Бөтендөнья татар конгрессының  VI сьездында кабул  ителгән карар һәм үзгәрешләр, соңгы елларда Татарстан һәм татар дөньясындагы алгарышлар, республикабызның  һәм халкыбызның уңышлары, шул ук  вакытта милләтебезне борчыган көнүзәк мәсъәләләр турында сөйләде. Мәчет төзү мәсъәләсенә тукталып, иман йортының һичшиксез төзеләчәген, тиз  арада барлык әзерлек эшләрен төгәлләп гыйбадәтханәне булдыру эшләренең башланачагын белдерде, милләттәшләребезне бу изге эштә бердәмлеккә чакырды.

Очрашуда шулай ук, крайнын Владивосток, Находка шәһәрләреннән, Сахалин өлкәсе , Хабаровск краеннан дини һәм татар милли оешмалары  вәкилләре катнашты. Алар да изге эшкә теләктәшлек белдереп чыгышлар ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*